Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават Фәтхетдинов, гастрольдә йөргәндә, Себердә тавыш биргән вакыты турында сөйләде

Җырчы Салават Фәтхетдинов сайлауларда даими катнашуын, хәтта җыр театры белән бергәләп, Себердә тавыш биргән вакыты булуын да әйтте.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов сайлауларда катнашмый калган вакытын хәтерләми. Гастрольдә булганда, аңа хәтта чит шәһәрләрдә дә тавыш бирергә туры килгән.

“Без гел гастрольдә, гел юлда бит. Яшьрәк вакытта, бәлки, сайлауларда катнашмый калган вакыт та булгандыр”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесе соравына, үзе тавыш биргән 389 сайлау участогында. - Бер елны гастрольдә калып, бөтен театр белән Әлмәт шәһәрендә туктап, шунда тавыш биргән идек. Бервакыт моннан “подкрепление” алып китеп, Себердә тавыш биргән вакытны да хәтерлим”.

Салават Фәтхетдинов соңгы елларда фәкать Казанда тавыш бирә. “Соңгы 10-15 елда сайлауга кайтмыйча калганым юк. Мин аны алдан планлаштырам. Чөнки, алдан әйткәнемчә, сайлауга кайту - минем гаиләм өчен дә, балаларым, оныкларым өчен дә бәйрәм. Мин гастрольдән бер атна алдан кайтам. Бу - атна-ун көн гаиләмдә булырга мөмкинчелек бар дигән сүз. Шуның өчен сайлау - безнең гаилә өчен бәйрәм”, - диде Татарстанның халык артисты.

Җырчы Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән ханым белән Казанның Альберт Камалиев урамында урнашкан 121 лицейда, 389 сайлау участогында тавыш бирде.

Исегезгә төшерик, бүген 17 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионында, сайлау уңаеннан оештырылган зур концертта Элвин Грей, Егор Крид, Валерий Меладзе һәм Салават үзе дә чыгыш ясаячак.

Фото: Чулпан Шакирова

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X