Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Салават сүзендә торды!

Хәтерегездә булса, матбугат конференциясендә Салават «Татар җыры»нда башкача катнашасы килми һәм катнашмаячакмын да дип әйткән иде. Əмма моны әүвәл берсе дә җитди кабул итмәде.

- Алдагы «Татар җыры»нда катнашу турында сөйләшүләр башланды. Әмма минем башка җырлау теләгем юк. Оештыручыларның теләкләре булса, иганәчеләре була алам, кемгәдер премияне тапшыра алам, почетлы кунак була алам... Һәм шуның белән бетте, - дигән иде җырчы ел башында.
Быел Салават Фәтхетдинов җырчы Иркә белән Филүс Каһировка «барс» тапшырды. Филүснең әлеге номинациягә чын мәгънәсендә ия икәнен дә әйтте.
- Бездә бик күп җырлаучылар. Һәм берничә җырчы. Ə сезнең алдыгызда - Филүс, җырчы. Чынлап та, кабатланмас тавыш!

Салават белән Elvin Grey арасында булган конфликтка быел нокта куелды төсле. Оештыручылар сүзләренчә, ике популяр җырчының сәхнә артында кул кысышып сөйләшеп торганнарын күргәннәр. Ə сәхнәдә исә бу конфликт ирония буларак кына чагылды. Elvin Grey “Уфтанма» җырын «иҗатташ абыема» дип, Салаватка багышлады.

- Гадәттә, сәхнәгә: «Син минем әти түгелме?» - дип килә иделәр. Бу минем өчен гадәти хәл. Ə менә бүген, Аллага шөкер, энекәшемне таптым. «Абыем» дип җырлагач, хәтта күңел тулды. Беренче «барс»ны алганда да шулай кычкырып елаган идем, бүген дә шулай елыйсы килеп тора. Туганнар арта, Аллага шөкер! Ə яшьләргә килгәндә, алар чынлап-та талантлы! Мин алар кебек мәңге җырлый алмыйм. Эстрадада бераз халыкчанлык югалып бара һәм монысы кызганыч.

Кызганычка каршы, Салават «Татар җыры»нда чыгыш ясамады. Ə тамашачылар шулкадәр өметләнеп көткән иде...

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев