Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“ӘТИ ТУГАН ЙОРТКА ЭЗНЕ СУЫТМЫЙБЫЗ”

"Сине көтәм”, “Гөлфиям”, “Туганыма” кебек популяр җырларны башкарган Әлфис КЫЯМОВның арабыздан киткәненә инде 13 ел. Аңа нибары 44 яшь иде. Ул үзеннән истәлек итеп моңлы җырларын калдырды. Гаиләсе дә, үзе кебек, музыкага якын. Хатыны, кызы — биючеләр. Улы да талантлы. Кызы Айгөл бүген Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Татарстанда гына түгел, бөтен Русия, чит ил буйлап гастрольләрдә йөри.

“Әни һаман да юксына”
— Айгөл, сүзне Әлфис абыйны искә алудан башлыйк әле...
— Әти бер мизгелгә дә онытылмый. Әни һаман да сагына, юксына. Элек бу аеруча нык сизелә иде. Әле хәзер дә, шактый еллар үткәч, үзе бу хакта әйтмәсә дә, тирән уйга батып утыруы күзәтелә. Сәхнәдә әтинең җырларын башкаручылар: “Моны Әлфис Кыямов җырлый иде. Аның истәлегенә яңгыратабыз”, — дип әйтә. Бу безне сөендерә. Аллага шөкер, онытмыйлар, гел хөрмәт белән искә алалар.
— Әлфис абый үзенә “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелүен белде бит, әйеме?
— Әйе, бу хакта хәбәрдар иде. Аңа әлеге шатлыклы вакыйганы шалтыратып әйттеләр. Әти телефонны куйды да: “Мине котларга була, исем бирделәр”, — диде. Ул мизгелләрне яхшы хәтерлим. Шуннан соң бер ай уздымы икән, әти китеп тә барды... Тантаналы рәвештә алырга өлгермәде. Әти арабыздан киткәч, исем бирелү турындагы документларын без барып алдык.
— Әтиегезнең туган йортына кайтып йөрисезме?
— Әти Башкортостанның Борай районы Бакалы авылыннан. Андагы җитәкчеләр әтинең туган нигезенә элмә такта эшләткән. “Бу йортта Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямов туган”, — дип язылган.
Һәр җәй саен әни белән әтинең туган ягына кайтырга тырышабыз. Ул туган авылында җирләнгән. Каберен зиярәт кылабыз. Кызганыч, хәзер анда зур инәй (әби) дә, зур әти дә (бабай) юк, икесе дә мәрхүмнәр. Каберләре әтинеке белән янәшә. Өй бушап калгач, нишләрбез, дип борчылган идек. Әтинең бертуганы Финат абый Борай районыннан төп йортка кайтып яши башлады. Аллага шөкер, туган нигезендә каршы алучы бар, ишек гел ачык. Эзне суытмыйбыз...
Лилия ЙОСЫПОВА.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X