Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

«ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды

«ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала, ди оештыручылар.

21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узачак «ТMTV-2018» премиясенең номинантлары билгеле булды, дип хәбәр итә TMTV телеканалының матбугат хезмәте.

Номинантлар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Зәйнәб Фәрхетдинова, Радик Юльякшин (Elvin Grey), Ландыш Нигъматҗанова, Иркә, Илназ Баһ, Чулпан Йосыпова, Филүс Каһиров, Ильмира Нәгыймова, Ринат Рахматуллин һәм башка популяр җырчылар бар.

"Эстрадабыз йолдызлары 40ка якын номинациядә көч сынашачак. “Кабатланмас тавыш”, “Халыкчан җырчы”, “Романтик җырчы”, “Алтын хитлар авторы”, “Иң яхшы дуэт”, “Иң яхшы клип”, “Ел җырчысы”, “Автор башкаручы” – бу һәм башка номинацияләрдә кем җиңәсен бик тиздән белербез", - ди оештыручылар.

"Заманча формат, грандиоз шоу, уйланылган образлар, тәэсирле тамаша һәм эстраданың бөтен каймагы! «ТMTV-2018» тантанасы быел да провокацион стиленә тугры кала. 21 апрель көнне «Пирамида» концертлар залына рәхим итегез! Эстраданың иң-иңнәрен ачыклар вакыт", - диелә хәбәрдә.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев