Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Вил Усмановка “Татарстан Республикасы халык артисты” исеме бирелде

“Ел саен иҗатым белән бу исемгә тап төшерми, матур җырлар белән киләчәктә дә халыкка хезмәт итәргә язсын”, - диде җырчы.

Җырчы Вил Усманов “Татарстан Республикасы халык артисты” мактаулы исеменә лаек булды. Ул бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында бүләкләнде.

“Бик дулкынландыргыч тантана булды бу. Халык артисты исемен алу ул бер, аны әле лаеклы йөртү дә кирәк. Ел саен иҗатым белән бу исемгә тап төшерми, матур җырлар белән киләчәктә дә халыкка хезмәт итәргә язсын”, - дип җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә тәэсирләре белән уртаклашты.

Вил Усманов кайчан да булса халык җырчысы исеменә лаек булуын көткәнен яшермәде. “Нинди солдат генерал булырга хыялланмый дигән әйтем бар бит. Атказанган артист исеме булгач, шундый хыял барлыкка килә башлады инде. Президентыбызга шундый ышаныч күрсәтелгән өчен рәхмәт”, - диде.

“Иң уңышлы җырларымнан, соңгы елларда “Ак чәчәкләр” фильмына язылган көй өчен бик рәхмәтләр җиткерәләр. “Ике урам арасы”, “Юлымда синең эзләрең, суымда синең шәүлә” җырын инде кая барып төшсәм дә, 30 елдан артык җырлыйлар. “Сез һаман бергә икән” дә үзем иҗат иткән җыр. Концертта зал да минем белән җырлашып утыра, шуннан да зур бәхет юк кебек”, - диде Вил Усманов.

Җырчы бүген дә көйләр иҗат итү белән шөгыльләнгәнен әйтте. “Җырлар туа, Аллага шөкер. Яшьләр дә сорый. Киләчәктә композитор буларак иҗат кичәләремне үткәрермен дигән хыяллар белән дә яшибез”, - диде. Бүгенге көндә Вил Усманов 14 апрельдә филармониядә узачак концертына әзерлек алып бара.

Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев