Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Җырчы Альбина Апанаева бушлай онлайн вокал дәресен уздырачак

Дәрес бүген 18:00 сәгатьтә җырчының Инстаграмдагы битендә барачак.

Татар эстрадасы җырчысы Альбина Апанаева Инстаграмдагы битендә туры эфирда бушка вокал дәресен үткәрәчәк. Бу хакта җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

 

«Туры эфирда мин дөрес итеп сулыш алу, вокаль яктан җырлау алымнарына өйрәтәчәкмен. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алдым, нәкъ менә академик вокал юнәлешендә укыдым, дөрес итеп җырлау серләре тормыш тәҗрибәсеннән чыгып та тупланды», — диде ул.

Альбина Апанаева онлайн дәрес уздыруны халыкка файдалы эш булыр дип саный. «Син мәшәкатьләрдән арынып аласың. Үз-үзеңне изоляцияләү чоры булмаса, бәлки, бөтенләй дә андый уй килмәгән булыр иде. Дистанцион уку бара, аның кайчанга кадәр дәвам итәчәген белеп булмый. Шуңа күрә, миңа калса, киләчәктә андый формат кулланылыр», — диде ул.

«Миңа калса, вокал дәресләрен алу һәркемгә дә файдага булыр иде. Җырлау — вокаль терапия ул, чөнки җырлаганда кеше күбрәк эмоцияләрен чыгара. Дөрес итеп тын алганда астма һ.б. шундый авырулары булган кешеләр суларга өйрәнә, дөрес итеп сулау — шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә керә», — дип саный җырчы.

Җырчы балалар музыка мәктәбендә вокал дәресләрен алып барганын да әйтеп узды. «Ун елдан артык тәҗрибәм бар. Укыткач, син бөтенләй икенче төрле ишетәсең. Гадәти дәресләрнең файдалы булуы турында әйтәсе дә юк, әмма әлеге вазгыятьне искә алсак, онлайн дәресләр дә файдасын китерә. Үзем дә икенче атна вокал дәресләрен балаларга онлайн укытам, хәтта өйгә синтезатор да алдым», — дип сөйләде Альбина Апанаева.

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев