Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“Җырлый белмисең”: Алинә Давыдова Салават Фәтхетдиновка үпкәли

Җырчы Алинә Давыдова сәхнәдән югалып торды да, хәзер “Ямьле” төркемендә дә җырлый, үз иҗаты белән дә шөгыльләнә. Бу юлы Алинә белән җыр сәнгате турында сөйләштек.

– Алинә, сәхнәдә күптәннән җырлыйсың. Репертуарыңда җырлар күпме?

– Репертуарымда җырлар күп, ләкин барысының да аранжировкасы сыйфатлы дип әйтмәс идем. Дөресрәге аларның күпчелеге иске вариантта яңгырый. Ә бит замана алга барган саен музыканың яңгырашы да үзгәрә. Элек мәгънәле, эчтәлекле җырларым күбрәк иде дисәм дә ялгыш булмас. Аларны миңа Альфред абый Якшимбетов белән Гөлфия Шакирова язды.

– Бәлки ул җырларны заманча яңгыраш белән янә халыкка чыгарырга кирәктер?

– Ул җырларны яңартып халыкка тәкъдим итәргә дигән фикерләр бар. Беләсеңме, иң кызыгы шунда: ул чакта мин җырларны ала идем, ә ничек башкарырга икәнен белмим. Нәрсә турында җырлаганымны аңламый идем кебек. Хәзер мин ул җырларны бөтенләй башкача башкарыр идем. Җырчы җырны алганда ук аның ни турыда икәнен аңларга, шул җырда яшәргә тиеш. Шул вакытта гына җыр халык күңеленә үтеп керә алачак. Хәтта юк кына җырны да җиткереп башкарырга була.

– Синеңчә, җырның уңышы нәрсәдә? Ничек җырдан хит ясарга?

– Хәзер җырның уңышы – ул шәп һәм сыйфатлы аранжировка. Җырның көе әллә ни искитәрлек булмаска да мөмкин, ләкин аранжировкасы үзенчәлекле, колакка ятышлы булса, ул җыр һичшиксез хит булачак. Аны һәрвакыт тыңлыйсы килеп торачак.

– Алинә, хәзерге җырчыларны бик нык тәнкыйтьлиләр. Бу хакта ни диярсең?

– Хәния апа, Әлфия апа, Илһам абый киткәч, “эстрадада юньле җырчы калмады” диючеләр барлыкка килде. Мондый сүзләр күңелне төшерә, әлбәттә. Ни дисәң дә, киләчәк – яшьләр кулында. Безнең буын шушы ретро җырларда үсте, ләкин бүгенге балалар аларны тыңламаячак. Иң аянычы шул. Балалар башка төрле җырларны тыңлап үсә.

– Яшь җырчыларның ретро җырларны яңартып башкаруын хуплыйсыңмы?

– Әле генә балалар ретро җырларны тыңламый дидем бит әле? Яшь җырчыларның ретро җырларны яңа аранжировка белән башкаруын хуплыйм. Бәлки шул рәвешле үсеп килүче буын халык җырларына тартылыр.

– Алинә, әгәр синең җырларыңны банкетларда башкарсалар, ачуың киләме?

– Әгәр синең җырларыңны җырлыйлар икән, моңа сөенергә генә кирәк! Бу җырчының популярлыгы турында сөйли. Кайбер артистлар, киресенчә, үзләре үк җырларның минус вариантын тарата. Заманында минем үземнән җыр сораучылар булды, мин каршы килмәдем, рәхәтләнеп җырларымны бирдем.

– Бүгенге көндә җыентыкларың бармы?

– Җыентыкларым юк. Миңа калса, аларның хәзер кирәге дә юк. Бәлки ялгышамдыр, ләкин бүгенге көндә бар нәрсә интернетта. Минем җырларны интернетта тыңларга була.

– Һәр җырның үз тарихы бар, диләр. Бер җырыңның тарихы турында сөйлә әле.

– “Соңгы бүләк” дигән җырны яздыру авыр булды. Аның үзенең тарихы бар. Бу хакта сөйләргә бик авыр миңа. “Булгария” теплоходы батканда, анда җиде айлык көмәне булган апам батып үлде. Альфред абый язган бу җырны мин апама багышладым. Авыр туфрагы җиңел булсын… Марат Мухин белән бу җырны өч сәгать яздырдык. Бик кыен булды, күңел тулып, күзгә яшь тыгыла, елыйсы килә… Әлеге җыр менә шулай авырдан язылды.

– Ялгышмасам, син үзең дә җырлар язасың?

– Мин үземне композитор дип әйтә алмыйм, мин – композитор түгел. Алай да яңа җырымның көен үзем яздым, сүзләрен Эльвира Сафина иҗат итте. Минем күбрәк салмак җырлар башкарасым килә. Моңлану хас миңа.

– Алинә, җырлар нинди вакыт аралыгында язылырга тиеш? Көн саенмы, ай саенмы, әллә ярты елга бер тапкырмы?

– Җырларны көн саен яздырырга була, ләкин алар сыйфатлы булырмы, халык күңеленә керерме? Аннан соң бит гел тамашачының күз алдында булсаң, тәмең бетә, сиңа карата кызыксыну югалырга мөмкин. Минемчә, халык синең җырларыңны сагынып көтеп алырга тиеш. Мин исә җырларны сирәк яздырам. Дөрес, хәзер бу юнәлештә ныграк эшләргә телим.

– Син – Салават Фәтхетдиновның укучысы. Алай гына да түгел, аның төркемендә эшләдең, гастрольләргә бергә йөрдегез. Укытучыңның нинди сүзе истә калды?

– Салават Зәкиевич миңа “җырлый белмисең” дип әйткән иде. Ул вакытта ул хаклы иде, чөнки эстрада җырлары миңа бик авыр бирелде. Музыка училещесында укыганда, Римма Ибраһимова, Винера Ганиева кебек югары ноталарда лирик сопрано башкардым. Ә инде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кергәч, күбрәк эстрада юнәлешендә эшләргә киңәш бирделәр. Хәтерлим, имтихан тапшырганда, түбән ноталарда Альфред абыйның җырын башкардым. Салават Зәкиевичка ошады бит! Беренче курста укыганда ук, Салават Зәкиевич үзе белән гастрольләргә йөрергә тәкъдим итте.

Репетицияләрдә мине орыша иде, чөнки, беренчедән, микрофонга җырлап ияләнмәгән, икенчедән, бер регистрдан икенчесенә күчүе кыен. Хәзер көлеп искә алсам да, ул чакта мин Салават Зәкиевичкә үпкәли идем. Бергә эшләгән елларның соңгы елында гына ул миңа аерым үземә генә җырларга рөхсәт бирде. Мин “Соңлама” җырын башкардым.

– Хәзер Салават Зәкиевичка үпкә саклыйсыңмы?

– Юк! Салават Зәкиевичка үпкәләргә ярамый! Мин моны аңлыйм, хәтта хәзер аңа рәхмәтлемен дә. Ул концертның сыйфатлы булуын теләгән, ә бу – иң мөһиме. Читтән бәлки җырлый белмим дип тоелгандыр, ләкин бу җырлый белмәү түгел, миңа, чынлап та, эстрада җырларын башкару авыр иде.

– Алинә, җырчы булырга теләүчеләргә киңәшләрең?

– Һәркөнне эшләргә, репетиция ясарга, җырларга, тавышны үстерергә, микрофонга җырларга өйрәнергә кирәк. Микрофонга җырлау – үзе бер сәнгать!

Фото: https://tatar-today.ru

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев