Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Армиядән качып йөрсәң

2013 елның 7 февралендә Саба районы суды РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе 1нче пунктында каралган җинаятьне эшләүдә гаепле дип табылган 19 яшьлек А.Ибраһимовны 9 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Аңа шушы сынау срогында ай саен җәза үтәтүче махсус дәүләт органына...

РФ Җинаять кодексының 328нче маддәсе (1нче бүлек) нигезендә хәрби хезмәттән законсыз читләшкән өчен иң җиңел җәза - 200 мең сум штрафтан алып, иң катысы - 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, А.Ибраһимов, законлы нигезләре булмаса да, хәрби хезмәткә чакырылудан читләшеп йөри. Ул 2012 елда үткәрелгән медицина комиссиясе нигезендә хәрби хезмәткә сәламәтлеге буенча яраклы дип табыла һәм аңа 25 ноябрьдә Кораллы Көчләргә җибәрелү өчен комиссариатка килергә кирәклеге турында чакыру бирелә. Әмма А.Ибраһимов күрсәтелгән вакытта җыелу пунктында күренми.

Судта А.Ибраһимов үзенең гаебен тулысынча тануын белдерде. Әмма үкенүе аны җәзадан коткарып кала алмады. Шулай итеп, ул армиядә хезмәт итәргә, Ватан алдындагы бурычын үтәргә теләмичә, үзенә хөкем ителгәнлек тамгасы алды. Хәрби хезмәтне А.Ибраһимовка сынау срогы төгәлләнгәннән соң барыбер үтәргә туры киләчәк. Әмма элек хөкем ителгәнлеге аңа гомере буена кара тап булып ияреп барачак, абруйлы эшкә урнашканда, укырга кергәндә дә нык комачаулык итәчәк. Моннан хәрби хезмәттән ничек тә читләшергә тырышкан егетләр үзләренә тиешле нәтиҗә ясасыннар иде. Эшләр судка барып җитеп, соңыннан гомер буе үкенергә туры килмәсен. Шулай ук улларын армиядән алып калырга йөргән ата-аналарга да уйланырга урын бар. Аларның тормышын җимермик. Улларының хәрби бурычын үтәве белән һәр ата-анага горурланырлык булсын иде.

Илнур Мөхәммәтҗанов,

район суды судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия

2
X