Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Белешмәне дөрес тутыр

Район прокуратурасы Саба муниципаль районы Советы, башкарма комитеты, авыл һәм шәһәр җирлекләре муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Мәгълүм булганча, 2008 елның 25 декабрендә һәм 2007 елның 2 мартында кабул ителгән Федераль законнар һәм "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы ТР Законы (17.01.2008) нигезендә муниципаль хезмәткәрләр яллаучыга (эш бирүчегә) ел саен үзләренең керемнәре, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләр тапшырырырга тиешләр.
Муниципаль хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә прокуратура үткәргән тикшерүләр әлеге закон таләпләренең үтәлмәвен күрсәтте. Ягъни муниципаль хезмәткәрләр 2011 ел өчен үзләренең керемнәре, шулай ук хатыннарының яисә ирләренең, балигъ булмаган балаларының керемнәре турында тулы булмаган, дөрес тутырылмаган белешмәләр биргәннәр.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, муниципаль хезмәткәрләргә коррупциягә каршы тору һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар таләпләрен бозуларны бетерү таләбе белән прокурор тәкъдимнәре кертелде.


Э.Фәйзетдинова,
район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев