Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

БУРЫЧЛАРЫ КАЙТАРЫЛДЫ

ТР Саба районы прокуратурасы инициативасы белән 14 сентябрьдә эшче төркем утыры­шы үт­кәрелгән иде.

Район оеш­ма-пред­при­яти­е­­ләренең салымнар­ны һәм бюджеттан тыш дәүләт фондла­рына кертемнәрне үзвакытында күчерүләре мәсьәләләренә багыш­лан­ган ки­ңәшмәдә Саба муниципаль районы баш­карма комитеты, районара салым инспекциясе, РФ пенсия фондының ТРның Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе, социаль иминиятләштерү фонды, суд приставлары хезмәтенең Саба районы бүлеге вәкилләре катнашты.

Эшче төркем утырышында салым һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына 50 мең сумнан артык бурычлары булган 22 оешма җитәкчесе һәм баш бухгалтерлары чакырылган иде. Утырышта әлеге бурычларның килеп чыгу сәбәпләренә ачыклык кер­телде, җитәкчеләр агым­дагы елның 1 октябренә кадәр аларны түләп бетергән очракта күреләчәк чаралар турында искәртелде.

Әйтик, киңәшмә үткә­релү вакытына әлеге 22 оешма-предприятие­­нең салым түләүләре буенча бурычлары - 21679,1 мең сум, федераль бюджетка - 295,6 мең сум, республика бюджетына - 792,8 мең сум, җирле бюджетка физик затлар кеременә салым буенча 20590,7 мең сум тәшкил итә иде.

Эшче төркем утырышыннан соң салым түләүчеләр тарафыннан барлык төр бюджетларга барысы 12987,2 мең сум акча күчерелде. Шул исәптән федераль бюджетка - 161 мең сум, республика бюджетына - 773,5 мең сум, җирле бюджетка - 12052,7 мең сум (физик затлар кеременә салым - 12043,1 мең сум, җир салымы - 9,6 мең сум) акча күчте.

2012 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗә­ләре буен­ча бюджеттан тыш Дәүләт фондларына имини­ятләштерү кер­темнәре буенча бу­­рыч­ларны түләп бетерү хисабына, эшче төркемнең утырыш нәтиҗәләре буенча әйтелгән оешмалар тарафыннан РФ Пен­­сия фондына 17155,5 мең, Социаль иминиятләштерү фондына 1055,1 мең сум акча күчерелде.

Районның салым түләү­ләре һәм иминият­ләш­терү кертемнәре буенча бурычларын түләмәгән 12 оешма-предприятие җитәкчеләре исеменә закон таләпләрен бозарга яра­маганлыгы ту­­­рын­да прокурор ис­­­кәр­түе бирелде. За­­кон таләпләре үтәлмәгән очракта, оеш­ма җитәкчеләре административ хокук бо­зулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 17.7нче маддәсе ни­ге­зендә административ җа­вап­ка тартылачаклары турында ки­сә­телделәр.

Р.Сәлахов,

район прокуроры,

юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев