Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ДАРУЛАР САТУ – ҖИТДИ ЭШ

Халыкны фармацевтика продуктлары белән тәэмин итүдә аптека учреждениеләренең гамәлдәге законнар таләпләренә туры китерелгән эшчәнлеге мөһим әһәмияткә ия.

Әлеге өлкә район прокуратурасы күзәтчелегенең мөһим юнәлеше булып тора. Шул максаттан күптән түгел Шәмәрдәндә урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "Сәламәтлек" җәмгыятендә даруларның әйләнеше турында закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм кимчелекләр булуы ачыкланды.

"Дару чараларының әйләнеше турында"гы Федераль законның 52нче маддәсе нигезендә фармацевтика эшчәнлеге моңа лицензиясе булган аптека, оешмалары, ветеринария аптека оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, медицина учреждениеләре һәм аларның авыл җирлекләрендә урнашкан подразделениеләре (амбулатория, фельдшерлык пунктлары, гомуми табиблык практикасы үзәкләре (бүлекчәләре) тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлбәттә инде, дарулар сатылган җирдә препаратларның кешегә ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә кулланыла торган минималь төрләре булырга тиеш. Андый даруларның исемлеге РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 805 санлы боерыгы (15.09.2010 ел) белән расланган. Тикшерү барышында "Сәламәтлек" җәмгыяте аптекасында шушы боерыкның үтәлмәве ачыкланды. Даруханәләрдә һәрвакыт булырга тиешле, ягъни минималь исемлеккә кертелгән дарулар ассортименты тулы түгел иде.

Шулай итеп, прокуратура тарафыннан җаваплылыгы чикләнгән "Сәламәтлек" җәмгыяте директоры Ә.Латыйповага карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1нче маддәсе 4нче пункты нигезендә эш кузгату турында карар чыгарылды һәм чара күрү өчен җәмәгать судьясына җибәрелде.

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев