Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Декларация бирмәсәң – эшең судта

Район прокуратурасы салым законнары өлкәсендә норматив таләпләрне үтәмәү фактлары булуын ачыклады.

Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясендә район оешмаларының вазифаи затлары тарафыннан салым органнарына декларация бирү срокларының үтәлешен тикшерү әнә шуны раслады. Моннан тыш РФ Салым кодексының 346.32нче маддәсе 1нче һәм 3нче пунктлары таләпләре дә үтәлмәве, ягъни эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган өчен бердәм салым буенча декларация бирмәүчеләр булуы ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәхси эшмәкәр Р.Ибраһимовка карата Административ хокук бюозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 15.5нче маддәсе нигезендә эш кузгатылып, чара күрү өчен җәмәгать судьясына җибәрелде.

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев