Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Хатын-кызны сабырлык бизәсә дә

Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына кергән эшләрне тикшерү башта Сабада булды, аннары Шәмәрдәндә дәвам итте.

Шунысы гаҗәпләндерде, узган комиссиядә балигъ булмаган балалар түгел, аларның әти-әниләренең эчкечелеге, аларның бер-берсенә булган тупас мөнәсәбәтенә бәйле кыен мәьәләләр тикшерелде. Хатын-кызны сабырлык бизи дисәк тә, әлеге гаиләләр мисалында киресе күренде. Өйгә эчеп кайткан ирен, балаларының әтисен полиция чакыртып акылга утыртырга теләүче әниләр күбәеп китте. "Акыллы хатын-кыз өендәге "чүп"не тышка чыгармаска тырыша, минеке бөтен дөньяга фаш итә. Бу гамәле белән үзебезне генә түгел, балаларыбызны түбәнсеткәнен аңламый",- ди комиссиягә чакырылган аталарның берсе. Аның сүзендә дә хаклык бардыр, бәлки? Шуңа күрә комиссия әгъзаларына андый гаиләләрне урынга барып тикшерергә кирәк дигән уртак фикергә киленде.

Шәмәрдәндә тәрбияләрендә балигъ булмаган балаларына тиешле игътибар күрсәтмичә, эчкечелек белән шөгыльләнергә яратучы хатын-кызларга карата да административ чара күрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев