Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Кабат эшкә алынды

Җаваплылыгы чикләнгән "Шыт­­су" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятендә хез­мәт законнары таләпләрен үтәүгә хилафлык иткәннәр.

Район прокуратурасы тарафыннан күптән түгел үткәрелгән тикшерү барышында Хәлил Бәдретдиновны эштән азат итүнең законсыз булуы ачыкланды. Ул хезмәт килешүен өзү турында боерык белән таныштырылмый, хезмәт кенәгәсе дә бирелми. Хезмәт кодексының 81нче маддәсе 6нчы пункты нигезендә, сәбәпсез эш урынында булмау факты расланса гына, кешене эштән азат итәргә мөмкин. Әмма Х.Бәдретдиновның эш калдыруы расланмады.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры исеменә хезмәт законнары таләпләрен бозуны бетерү таләбе белән прокурор күрсәтмәсе кертелде. Нәтиҗәдә Х.Бәдретдинов кабат эшкә алынды. Моннан тыш предприятие директорына карата административ эш кузгатылып, чара күрү өчен Татарстан Республикасы хезмәт инспекциясенә җибәрелде. Прокуратура материаллары инспекциядә каралганнан соң җитәкче 1000 сум күләмендә штрафка тартылды.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры

урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев