Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

КАПКА ДА ЮК, АКЧА ДА

Соңгы вакытларда кешеләрне алдап, аларның милкен урлау, акчаларын алу очраклары ешайды.

Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, ялгыз яшәүчеләр һәм башка шундый социаль яктан аз якланган категория кешеләр җинаятьче корбанына әйләнә. Алдакчылар тозагына кайчак яшьрәкләр дә каба. Шундый мошенникларның берсе былтыр безнең районга да килеп чыга. Тиз ышанучан кешеләрне төп башына утыртып йөрүче П.Грабалин 2011 елның 17сентябрендә рольворота, ягъни җыела торган капка монтажлау шарты белән Сабада яшәүче А.дан 14 мең сум аванс ала. Калган сумманы 7 октябрьдә, ягъни капка куелганннан соң түләү турында килешәләр. Әмма П.Грабалин килешү йөкләмәләрен үтәми, клиент белән очрашудан кача, авансны башка максатларга тота.

Алдакчының чираттагы корбаны Иләбәр авылында яшәүче хатын-кыз була. П.Грабалин секцияле капка китерергә һәм монтажларга вәгъдә итеп, аның белән килешү төзи һәм һәм 25 мең сум акчаны алдан ук сорап ала. Шул ук көнне, ягъни 2011 елның 12 октябрендә алдакчы Тимершык авылына да барып чыга һәм бу юлы кесәсенә 50 меңне салып куя. Искәндәров (фамилиясе үзгәртелде) белән секцияле капка монтажлау өчен төзелгән килешү әнә шул суммага бәяләнә. Әмма санап кителгән клиентларның берсе дә капкалы булмый, аларның акчаларын кире кайтарып алырга омтылышлары уңышсыз төгәлләнә.

Аңлашылганча, болар П.Грабалинның җинаятьчел гамәлләреннән берничә эпизод кына. Ул быел мошенниклыгы өчен март аенда Казанның Яңа Савин районы суды тарафыннан шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә, апрельдә Идел буе районы суды карары белән аңа 6 ай төзәтү эшләре билгеләнә.

Безнең якларга килеп кылган җинаятьләре өчен П.Грабалин Саба районы судында июль ахырында хөкем ителде. Район суды карары нигезендә аңа 2 елга иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде һәм ул 2 ел сынау срогы белән иректә калдырылды. Шулай ук зыян күрүчеләрнең алдау юлы белән алган акчаларны түләттерү турында дәгъваларын да канәгатьләндерде.

Р.Хафизов,

РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба

муниципальара бүлеге тикшерүчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев