Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

КИЧЕКТЕРЕП ҺӘМ ӨЛЕШЛӘП ТҮЛӘҮ

Хәзерге вакытта салым түләүче күп кенә оешмалар өчен салымнарны һәм җыемнарны вакытында түләү мәсьәләсен хәл итү мөһим.

Салымнарны вакытында түләргә мөмкинлек булмаганда, РФ Салым кодексының 21нче маддәсе нигезендә салым түләүчеләр салым түләү срогын кичектереп торырга, өлешләп түләргә яки законда билгеләнгән тәртиптә инвестиция кредиты алырга хокуклы. Кичектереп яки өлешләп түләү өчен бирелгән вакыт бер елдан артык була алмый. Моның өчен түбәндәгеләр нигез булып тора: табигый яки технология бәла-казасыннан зыян килү; бюджеттан финанслауның яки дәүләт заказы өчен түләүләрнең тоткарлануы; салымнарны берьюлы түләгәндә бөлгенлеккә төшү куркынычы булу, арбитраж суд тарафыннан мировой килешүнең яисә финанс савыктыруы процедурасы барышында бурычларны түләү графигының раслануы; эшләрнең сезонлы характеры. Салым түләүләрне кичектерү өчен санап кителгән очракларның берсе генә дә нигез булып тора ала.

Салым кичектереп яки өлешләп түләү турында тиешле вәкаләтле органга язылган гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

-салым органыннан салымнар, җыемнар, пеня һәм штрафлар буенча исәп-хисапның торышы турында белешмә; оешманың банкларда ачылган барлык счетлары күрсәтелгән белешмә; банкларда айлык акча әйләнеше, шулай ук түләнмәгән расчет документлары картотекасына урнаштырылган документлар булуы турында белешмәләр; оешманың банкларда булган акчасы турында белешмә; оешманың тиешле мәгълүматлары күрсәтелгән дебиторлары - контрагентлары исемлеге; бурычның түләү графигы; салымнар түләү срогы үзгәртү өчен нигез барлыгын раслаучы документ.

Салымнарны кичектереп яки өлешләп түләү турында вәкаләтле органга бирелгән гаризаның күчермәсе биш көн эчендә бурычлы оешма тарафыннан салым органына җибәрелә. Төбәк һәм җирле хакимият органнары җирле салымнарны түләүләрне кичектереп торуга өстәмә нигез билгели алалар.

Районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев