Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Коммуналь түләүләр законлымы?

Шушы көннәрдә район прокуратурасына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү һәм алуның законлылыгына кагылышлы мәсьәләдә аноним хат алынган иде.

Әлеге хат, әлбәттә, игътибарсыз калдырылмады. Әмма прокуратура үткәргән тикшерүләр барышында закон таләпләрен бозу фактлары ачыкланмады.

Прокуратурага аноним хат белән мөрәҗәгать итүләрне, кайбер гражданнарның торак кануннары белән таныш булмавын игътибарга алып, әлеге өлкәгә кагылышлы законнарга аңлатма биреп китәсе килә. РФ Торак кодексының 39нчы маддәсе нигезендә күпфатирлы йорттагы торак милекчеләре бинадагы гомуми милекне тоту чыгымын да түләргә тиеш. Әгәр күпфатирлы йортта яшәүчеләр гомуми җыелышта торак бинаны тоткан һәм ремонтлаган өчен түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән булсалар, бу күләмне җирле үзидарә органы билгели (158нче маддә). Торак бинаны тоткан һәм ремонтлаган өчен түләү күләме идарәче компания тарафыннан берьяклы тәртиптә генә билгеләнгән очракта, йортта яшәүчеләр идарәче компанияне судка бирә ала.

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләү һәм кертү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 307 санлы Карары (23.05.2006) белән расланган Кагыйдәләр нигезендә билгеләнгән. Түләү дөрес исәпләнмәгән очракта, йортта яшәүчеләр, үзләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап, язмача дәгъва белән идарәче компаниягә, шулай ук судка мөрәҗәгать итә алалар. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Э.Фәйзерахманова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь