Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Лицензиясез ярамый

Район прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән "Диляра-строй" җәмгыятендә лицензияләү турындагы закон таләпләрен бозу очрагын кисәтте.

Җәмгыятьтә үткәрелгән тикшерү барышында "Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында"гы Федераль законның 17нче маддәсе, РФ Граждан кодексының 49нчы маддәсе таләпләре үтәлмәве ачыкланды. Ягъни шартлау-янгын чыгу куркынычлы производство объекты - тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү цехы лицензиясез файдаланыла. Эшчәнлеккә законлы рөхсәт булмавы һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрелмәве нәтиҗәсендә цех хезмәткәрләре тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырыла.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура "Диляра-строй" җәмгыятен 2013 елның 1 июненә кадәр тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү эшчәнлегенә лицензия алырга мәҗбүр итү таләбе белән судка гариза әзерләп җибәрде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X