Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Саба муниципаль районы башлыгы

Саба муниципаль районы башлыгы карары 12 ноябрь, 2012 ел №118-п Район предприятиеләре, учреждениеләре, бюджет оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында якташыбыз Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров истәлегенә багышланган "Театр фестивале"н оештыру турында Район яшьләренең һәм хезмәт ияләренең буш вакытларын файдалы итеп оештыру максатыннан, КАРАР БИРӘМ: Байлар Сабасы шәһәр җирлегендә һәм авыл җирлекләрендә...

Саба муниципаль районы башлыгы

карары

12 ноябрь, 2012 ел №118-п

Район предприятиеләре, учреждениеләре, бюджет оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында якташыбыз Шәүкәт Хәсән улы

Биктимеров истәлегенә багышланган

"Театр фестивале"н оештыру турында

Район яшьләренең һәм хезмәт ияләренең буш вакытларын файдалы итеп оештыру максатыннан,

КАРАР БИРӘМ:

Байлар Сабасы шәһәр җирлегендә һәм авыл җирлекләрендә Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган "Театр фестивале"н үткәрергә.

"Театр фестивале"н үткәрү графигын, район оештыру комиссиясе һәм нигезләмәсен расларга.

Графикта күрсәтелгән предприятие, учреждение һәм бюджет оешмалары җитәкчеләренә хезмәт коллективларында эшләүче талантлы хезмәт ияләрен җыеп, аларның "Театр фестивален"дә катнашуын оештыруны тәэмин итәргә.

"Театр фестивале"нә репертуар сайлау буенча ярдәм күрсәтүне мәдәният йорты хезмәткәрләренә, район үзәк һәм авыл китапханәләренә тәкъдим итәргә.

"Саба таңнары" газетасы редакциясенә, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенә "Театр фестивале" барышын даими яктыртып баруны тәкъдим итәргә.

Районда булачак "Театр фестивале"ндә катнашучы коллективларга ярдәм итү өчен белгечлекләре туры килгән мәдәният хезмәткәрләрен билгеләргә.

Спектакльләрнең әзерлеген һәм авылларга бару өчен техника белән тәэмин итүне авыл җирлеге башлыкларына тәкъдим итәргә.

Аеруча яхшы дип табылган театр коллективларын бүләкләү өчен акча чыгымнарын табуны район финанс-бюджет Палатасына тәкъдим итәргә.

Саба муниципаль район башлыгы Р.Н.Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев