Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Сүтеп алырга туры киләчәк

Җирдән файдалану турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек прокуратура эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе.

РФ Җир кодексының 42нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җирдән файдаланганда әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәскә, участоклар урнаштырылган ызаннар сакланырга, торак пунктлар төзелеше регламентлары, таләпләре, экология, санитар-гигиена, янгынга каршы һәм башка кагыйдәләр, нормативлар үтәлергә тиеш. Кодексның 76нчы маддәсендә исә "Үз белдеге белән биләп алынган җир кишәрлекләре аларның милекчеләренә, җирдән файдаланучыларга, жир биләүчеләргә, җир кишәрлекләрен арендалаучыларга җирдән законсыз файдаланган вакытта җир законнарын бозуда гаепле затлар тарафыннан тотылган чыгымнарны түләмичә кире кайтарыла", диелә. Россия Федерациясе Җир бәян ителгән шушы таләп законсыз төзелешләргә каршы көрәш алып баруда мөһим кулланма булып тора. Үз белдеге белән тыкрыкка, урам якка чыгарып гараж салучы яки урам чатында киоск әмәлләп куйган эшмәкәр белән закон нигезендә эш иткәндә сүз кыска - сүтәргә! Соңгы елларда районда торак пунктлар архитектурасын боза дип табылган байтак корылмалар сүтелде. Күптән түгел район прокуратурасы Шәмәрдән авыл җирлегенең гомуми файдалануда җирләре составына кергән урында үз белдеге белән төзелеш материаллары саклау өчен вагон урнаштыручы С.га карата законсыз биләгән җир кишәрлеген азат итүне йөкләү дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать итте.

Шушы көннәрдә булган суд утырышы район прокуратурасының гаризасын канәгатьләндерде. Җавап тотучы С. үзе утырышка, чакырып кәгазе ала торып та, килмәгән иде. Шуңа эшне аның үзеннән башка кару турында билгеләмә чыгарылды. Суд төзелеш материаллары саклау өчен урнаштырылган үз акча чыганаклары хисабына вагонны сүтеп алу юлы белән законсыз биләнгән 44 квадрат метрлы җирне азат итүне йөкләү турында карар кабул итте.

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X