Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Уенчыклардан мөһимрәк

Россия Федерациясе ЮХИДИе Россия автоиминиятләүчеләр союзы белән берлектә 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр балалар өчен махсус авто-утыргычлар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән киң масштаблы социаль кампания игълан иткән иде.

Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда, һичшиксез, зурлар гаепле. 2011 елда, мәсәлән, юл һәлакәтләрендә алган имгәнүләрдән Россия территориясендә 893 бала үлде, ә Татарстанда 23 баланың гомере өзелде. Агымдагы елда Республика юлларында 20 бала, шул исәптән 13е автотранспорт эчендә һәлак булды. Алты очракта балалар автотранспорт салонында махсус утыргычларга беркетелмәгән була. Безнең районда да быел аварияләрдә ике бала зыян күрде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

И.Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X