Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Урлама – тотыласың

Мәгълүм булганча, 2012 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 354 санлы карары көченә кергәннән соң, электр энергиясе белән тәэмин итү коммуналь хезмәткә тигезләнде.

Яңа кагыйдәләр нигезендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә кулланылган электр энергиясе өчен түләү торак һәм гомуми йорт ихтыяҗларындагы торак булмаган биналар өчен аерым исәпләнә. Әлеге карар кабул ителгәнче, электр энергиясен урлау очрагы ачыкланып, акт төзелгән булса, түләттерү йортка кертелгән кабельнең ток йөкләнеше буенча исәпләнсә, хәзер моның өчен электр җайланмаларының максималь егәрлеге һәм электр­ны кулланган чор алына. Бу күләм йортка кергән чыбыкның аркылы киселеше буенча исәпләүгә караганда чагыштырмача кимрәк чыга. Исәпләү торак бинага гына кагыла. Әгәр дә электр энергиясе гараж яки сарайдагы җиһаз-приборларны эшләтү өчен урлана икән, ул чагында килгән зыян Россия Хөкүмәтенең 442 санлы карары нигезендә кабельның ток йөкләнешеннән (аркылы киселешеннән) чыгып түләттерелә. Ягъни китерелгән зыян күләме күпкә арттырып түләттереләчәк.

Алабуга электр челтәренең электр энергиясен урлауларны ачыклау бригадасы 27-30 ноябрь көннәрендә килешү төземичә һәм хисаплагычларсыз электр кулланучыларны фаш итү максатында рейд үткәрде. Бу юлы да Шәмәрдән маршруты алынган иде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә электр энергиясен урлау фактлары ачык­ланып, актлар төзелде. Әйтик, Фрунзе урамындагы күпфатирлы йортта яшәүче А. үз белдеге белән электр энергиясен хисаплагыч прибор аша үткәрмичә генә гаражын җылыту һәм яктырту өчен кулланган. Бу "уйлап табучанлыгы" аңа кыйммәткә төште. А. "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенә 7963 сум күләмендәге зыянны түләргә мәҗбүр булды. Тагын бер урлаучы Иләбәр авылында фаш ителде. Айрат Габдерахманов газ кертелмәгән йортын электр белән җылыткан. Күп исәпләмәсен өчен хисаплагыч приборның әйләнешен туктатып, киловатт-сәгатьне киметеп күрсәткән. А.Габдерахманов озак вакытлар "Челтәр компаниясе" контролерларын йортына кертмичә качып йөри, тикшерү килгәндә ишеген ачмый. Ләкин күпме генә качып йөрсә дә, ахыр чиктә барыбер контролерлар кармагына эләкте. Электр урлау факты расланып, аңа карата акт төзелде һәм ул 3992 сум күләмендә китерелгән зыянны кире кайтарды.

Китерелгән мисаллар электр энергиясеннән законсыз юл белән файдаланырга теләүчеләргә сабак булсын иде. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, диләр. Электр энергиясе урлау гадел юл белән файдалануга караганда күпкә кыйммәтрәккә төшәчәген онытмыйк.

Вәсил Хәкимов,

район электр челтәре начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев