Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Вакыты чыкканга урын башка

Ноябрь Европа илләрендә сыйфат айлыгы буларак күп­тәннән билгеле.

Быел иле­бездә традициягә әйләнгән чаралар яңа шартларда - Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң, беренче тапкыр уздырыла.

Сыйфат айлыгының төп максаты - үзебезнең илдә җитештерелгән продукциянең сыйфатын арттыру, аны дөнья статусына яраштыру, эшмәкәрләрне һәм фәнни-техник җәмәгатьчелекне сыйфат проблемасына җәлеп итү, конкурентлыкны арттыру.

Татарстан өчен студентларның Бөтендөнья җәйге универсиадасы алдыннан товарның сыйфатын арттыру аеруча мөһим. Кунакларга күрсәтелгән хезмәт никадәр сыйфатлы булса, республиканың да абруе шуның кадәр күтәреләчәк. Быел Европада сыйфат атналыгы «Яхшы тәҗрибә - яхшы тормыш өчен» дигән девиз астында үтте һәм товарларны кулланучылар мәнфәгатьләренә туры китерүдә сизелерлек роль уйнады. Соңгы елларда районыбызда да продукциянең сыйфатын яхшыртуга юнәлде­рел­гән күп кенә чаралар­ күрелә. Шул ук вакытта тикшерүләр вакытында сәүдә нокталарында кулланучылар иминлегенә җавап бирми торган товарлар барлыгы да ачыклана. Нәтиҗәдә кулланучылар үзләренең хокукларын яклап вәкаләтле органнарга мөрәҗәгать итәр­гә мәҗбүр була. Планлы тикшерүләр дә­ сәүдә кагыйдәләренең үтәлмәвен күрсәтә. Әйтик, агымдагы ел­ның икенче яртысында Саба районында сәүдә нокталарыннан файдалану срогы чыккан 10,39 мең сумлык төрле товарлар алынды. Мисал өчен, Явлаштау авылындагы кибетләрнең берсендә сатучы куллану срогы чыккан продукция, аерым алганда, чеби түшкәсе, "Причуда" торты, "Птичий вальс" конфеты, печенье сатуга юл куя.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Р.Локманов,

Саба районы буенча кулланучыларның хокукларын яклау белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев