Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ЗАКОНЛЫЛЫКНЫ – ҺӘР ӨЛКӘГӘ

Район прокуратурасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты, РФ Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлеге, федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе, Росреестрның Татарстандагы идарәсе Саба бүлеге, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында ведомствоара эшче төркеменең чираттагы утырышы булды. Утырышта хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның ведомствоара киңәшмәсенең "Эшмәкәрлек эшчәнлеге...

Район прокуратурасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты, РФ Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлеге, федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе, Росреестрның Татарстандагы идарәсе Саба бүлеге, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашында ведомствоара эшче төркеменең чираттагы утырышы булды. Утырышта хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның ведомствоара киңәшмәсенең "Эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсендә законлылыкның торышы һәм законсыз эшкуарлыкка каршы торуның перспектив бурычлары турында"гы карарын үтәү мәсьәләләре каралды.

Әлеге карарны үтәүнең барышы кысаларында хокук саклау һәм контрольлек итү органнар агымдагы елда гражданнар, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан кешеләр йөртү (такси), автомашина ремонтлау һәм юу, халыкка товарлар сату буенча түләүле хезмәтләр күрсәткәндә законнарның сакланышына тикшерүләр үткәрделәр. Шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен җир кишәрлегеннән файдаланганда, торакны наемга биргәндә җир һәм салым законнарының үтәлешләре тикшерелде.

Таксиларда пассажирлар йөртү өлкәсендә законнарның үтәлешен тәэмин итү максатында ел башында район прокуроры тарафыннан шушы эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 39 эшмәкәргә законнарның бозарга ярамаганлыгы турында искәртү белдерелде. Нәтиҗәдә 9 кеше үз ихтыяры белән салым инспекциясендә шәхси эшмәкәр булып теркәлде. Эшчәнлекләрен теркәмичә дәвам итүче һәм махсус рөхсәт алмыйча таксист булып йөрүче 20 гражданга карата административ эш кузгатылды. Түләттерелгән штрафларның гомуми суммасы 29 мең сум тәшкил итте.

Районда җир кишәрлекләрен эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен файдаланганда закон таләпләрен бозу очракларына да юл куела. Агымдагы елда җир кишәрлекләрен максатчан файдаланмаучы яки моңа хокук бирүче документларсыз файдаланучы 11 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Алар 11 мең сум күләмендә штраф түләделәр. Җирдән максатчан файдаланмаучы 3 кешене прокуратура судка бирде.

Прокуратура кушуы буенча районара салым инспекциясе тарафыннан автомашиналар ремонтлау, товарлар сату буенча хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләрнең салым законнары таләпләрен үтәвенә тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә декларация биргәндә эшмәкәрлек эшчәнлеге максатларында файдалана торган сәүдә мәйданнарын киметеп күрсәтүнең яки салым декларациясен бөтенләй бирмәүнең 11 факты ачыкланды. Барлык гаеплеләр Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 15.5нче һәм 15.6нчы маддәләре нигезендә җаваплылыкка тартылып, салынган штрафларның гомуми суммасы 5,5 мең сум тәшкил итте. Дөресләтеп бирелгән декларацияләрдән бюджетка өстәмә рәвештә 13 мең сум салым керде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Р.Сәлахов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев