Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Кыңгыр эштә тоткарландылар

Илдә күрелә торган чараларга, тырышлыкларга да карамастан, наркомания афәте корбанына әйләнүчеләр елдан-ел арта бара, бу бәла инде авыл җиренә дә үтеп керде.

Матди яктан җитеш, балалары үз-үзләрен тотышлары белән бернинди борчу китермәгән, тышкы яктан имин гаиләләр өчен наркотиклар аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итә. Наркотик кулланучылар безнең арада йөри, балаларыбыз белән аралаша. Кайчак ата-аналар үзләре дә улларында наркотик куллануга бәйле рәвештә барлыкка килгән сәер халәтне сизмиләр. Кеше 90 процент очракта шунда ук тәкатьсез рәвештә наркотиклар кулланучы булып әверелми, барысы да тәмәке тартудан, хәмер эчүдән башлана.

2013 елның гыйнварында безнең тарафтан наркотик матдәләр тарату һәм куллану белән шөгыльләнүче яшьләр төркеме ачыкланды. Алар нигездә 20 яшьләр тирәсендәге егетләр. Бу ышанасы да килмәгән бик күңелсез хәл, билгеле, ләкин факт, кем әйтмешли, факт булып кала. 27 гыйнвар төнендә Саба аграр көллияте янында автобус тукталышында үткәрелгән оператив-эзләү чарасы вакытында наркотик матдәләр сатучы Саба кешесе тоткарланды. Шул ук көнне Шәмәрдән тимер юл вокзалы янында да оперативниклар шушы торак пункт­та яшәүчедән наркотик табып алдылар.

Наркотиклар таралуына чик кую өчен җәмәгатьчелек ярдәме кирәк. "Ак үлем" белән сәүдә итүчеләр, аны кулланучылар турында белүчеләрнең бу хакта ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итүләрен көтәбез.

Илнар Гыйльманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркомания