Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

АЛДАН БЕЛГӘН – БӘЛАДӘН КОТЫЛГАН

Район прокуратурасы Килдебәк авыл җир­ле­гендә халыкны һәм территорияләрне табигый бәла-казалардан һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

1994 елның 21 декабрендә кабул ител­гән 68 санлы Федераль закон нигезендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм дәүләт сис­темасы идарә органнарын, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнарын, вәкаләтләренә халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау мәсьәләләрен хәл итү кергән оешмаларны берләштерә. Бу юнәлештә мөһим бурычларның берсе - халыкның күпләп җыелу урыннарында га­дәттән тыш хәл турында вакытында мәгълүмат бирүне оештыру. Федераль законның 11нче маддәсендә язылганча, җирле үзидарә органнары халыкка гадәттән тыш хәлләр турында техник чаралар ярдәмендә хәбәр итүне мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыралар, әлеге өлкәдә чаралар үткәрүне финанс­лыйлар. Шулай ук Татарстан Республикасының "Халыкны һәм терри­то­рияләрне гадәттән тыш хәлләрдән сак­лау турында"гы Законында да (08.12.2004, №62) гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында яисә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу турында халыкка вакытында хәбәр итүне һәм мәгълүмат бирүне тәэмин итүнең җирле үзидарә органнары компетенциясенә керүе турында бәян ителә. ТР Министрлар Кабинетының "Торак фондын янгыннан саклауны көчәйтү чаралары турында"гы карарында исә җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә торак пунктларны тавыш сигналы бирү чаралары белән җиһазларга тәкъдим ителә.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Р.Сәлахов,

район прокуроры, юстиция киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев