Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Балалар хокукы мәнфәгатьләрендә

Район прокуратурасы агымдагы елда балигъ булмаганнарның хокукларын яклау буенча мәгълүм эш алып барды.

Балаларның хокуклары еш кына вакытында алимент түләнмәү сәбәпле бозыла. Дәүләт бу очракта балигъ булмаганнарның хокукларын яклый. Әйтик, Гаилә кодексының 115нче маддәсе суд карары нигезендә алимент түләүченең гаебе белән балага бурыч барлыкка килгәндә һәр түләнмичә калган көн өчен алимент суммасының 0,5 проценты күләмендә штраф түләттерүне күздә тота.

Прокуратурага исә Гражданлык-эш йөртү кодексының 45нче маддәсе гражданнарның, аерым даирә кешеләрнең мәнфәгатьләрендә судка гариза белән мөрәҗәгать итү хокукы бирә. Шушы тәртиптә эш йөртү кеше төрле сәбәпләр аркасында үз мәнфәгатьләрен яклый алмаганда аеруча әһәмияткә ия. Мисалга, Лаеш районы судының 2003 елдагы карары нигезендә Ф.Ибраевтан ай саен алимент алып торырга тиешле булып та, әтиләре тарафыннан соңгы вакытта матди тәэмин ителми башлаган 12 яшьлек Миңзадә һәм 14 яшьлек Фидариснең судка мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре юк. Хәзерге вакытта Ф.Ибраевның алиментны вакытында түләмичә калган көннәре 0,5 проценттан җыйналган штраф суммасы гына да 6035 сум тәшкил итә. Ата кеше аларны түләргә җыенмый. Нәтиҗәдә прокуратура балигъ булмаган ике баланың мәнфәгатьләрендә судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X