Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Килешү төземичә генә

Район прокуратурасы тарафыннан оешма-предприятиеләрдә һәм хуҗалыкларда хезмәтне саклау законнарының үтәлеше даими күзәтчелектә тора.

Тикшерүләр вакытында ачыкланган закон таләпләрен бозу фактлары әлеге мәсьәләгә игътибарны нык арттырырга кирәклеге турында сөйли. Мисал өчен, Шәмәрдәндәге шәхси предприятиеләрнең берсендә хезмәт килешүе төземичә генә 13 кешенең эшкә алынуы - моның ачык мисалы. Бу РФ Хезмәт кодексының 67нче маддәсе таләпләрен үтәмәү дигән сүз. Моннан тыш предприятиедә Кодексның 68нче маддәсе 2нче бүлеге таләпләре дә үтәлмәгән иде. Ягъни Ф.Мөхәммәтшина эшкә алынуы турында боерык, шулай ук үзенең хезмәт вазифалары белән дә таныштырылмаган. Моннан тыш Р.Гаянова белән Т.Шәйхетдиновны эшкә кабул иткәндә дә хезмәт законнары таләпләре бозылган.

Нәтиҗәдә хезмәтне саклау өчен җаваплы шәхси эшмәкәр А.Әхмәтовка карата Россия Федерациясендә административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27нче маддәсе нигезендә административ эш кузгатылды һәм материаллар, тиешле чара күрү өчен, ТР дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

Л.Гаффарова,

район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев