Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Зыян күрүче файдасына – 120 мең сум

Күптән түгел район судында зур күләмдә иминият суммасын түләттерүгә кагылышлы гражданлык эше каралды.

Узган елның июнь аенда Казан - Шәмәрдән юлының 79нчы километрында "ВАЗ-21120" автомобиле белән идарә итүченең гаебе белән юл-транспорт вакыйгасы килеп чыга. Нәтиҗәдә Х.Зәкәров (фамилиясе үзгәртелде) автомашинасына механик зыян килеп, аңа җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах" җәмгыяте тарафыннан 33374 сум күләмендә иминият акчасы түләнә. Әмма "Эксперт Сервис" җәмгыяте экспертиза юлы белән автомобильне төзекләндерүгә киткән чыгымнарның, техниканың тузуын да исәпкә алып, 98710 сум тәшкил иткәнлеген ачыклый. Ә автомобильнең товар буларак кыйммәте югалуы 20497 сум күләмендә бәяләнә. Аерманың 3 тапкыр диярлек зур икәнлеге ачыклангач, зыян күрүче иминият суммасын экспертиза бәяләгән күләмдә мәҗбүри түләттерүне таләп итеп, судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Бу очракта иминият җәмгыяте дә үз инициативасы белән сентябрь аенда җаваплылыгы чикләнгән "Региональный центр оценки и экспертизы" җәмгыяте аша экспертиза үткәртә. Экспертлар автомобильне ремонтлауның бәясе, детальләрнең тузуын исәпкә алып, 94828 сум, товар кыйммәтенең югалуы суммасы 17052 сум тәшкил иткән дигән нәтиҗә чыгара. "Росгосстрах" җәмгыяте әлеге бәяләмәгә карата ризасызлыгын белдерми һәм экспертиза юлы белән исәпләп чыгарылган саннарның дөрес түгеллеген кире кагарлык дәлилләр дә китереп бирми.

Әлеге гражданлык эше буенча икенче тапкыр үткәрелгән суд утырышына "Росгосстрах" иминият җәмгыяте үзенең вәкилен җибәрмәде, шуңа күрә утырышны эшне аннан башка карау тәртибендә үткәрү турында билгеләмә чыгарылды. Җавап тотучы як катнашмаса да, бу суд карарын зыян күрүче файдасына чыгаруга комачаулык итмәде, билгеле. Ягъни, башта түләнгән акчаны чигергәннән соң, "Росгосстрах" җәмгыяте Х.Зәкәровка 78506 сум күләмендә иминият суммасы түләргә тиеш булып чыкты. Моннан тыш "кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Законның 13нче маддәсе нигезендә суд зыян күрүченең таләбен уңай хәл иткәндә кулланучының дәгъвасын үз ихтыяры белән канәгатьләндермәгән өчен җавап тотучыдан хөкем карары нигезендә түләнергә тиешле суммасының 50 проценты күләмендә штраф та эзләп алына. Шулай итеп, "Росгосстрах" җәмгыятеннән суд зыян күрүче файдасына 39253 сум күләмендә штраф та түләттерү турында карар чыгарды.

Ринат Шәфигуллин,

район судьясы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X