Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Эшмәкәргә ярдәмгә

Грант аласың килсә...

Татарстан инвестицияле үсеш агентлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына финанс арендасы (лизинг) килешүе буенча җиһазлар алу белән бәйле чыгымнарны өлешчә финанслауга субсидия бирү өчен бизнес-проектларны сайлап алуга конкурсның 2нче этабын игълан итте. Субсидия түбәндәге юнәлешләр буенча бирелә:

Авыл бизнесы - республика агросәнәгать комплексында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә төзелгән бизнес-проектны тормышка ашыру өчен лизинг килешүе нигезендә бирелә торган җиһаз бәясенең 45 проценты күләмендә, ләкин 0,5 миллион сумнан да күбрәк түгел;

Коммуналь бизнес - торак-коммуналь хуҗалыкта бизнес-проектны тормышка ашыру өчен лизинг килешүе нигезендә бирелә торган җиһаз бәясенең 45 проценты күләмендә, ләкин 1,0 миллион сумнан да күбрәк түгел;

Сәнәгать бизнесы - Татарстан Республикасының өстенлекле тармакларында (нефть химиясе, химия сәнәгате, машина төзелеше, азык сәнәгате, төзелеш материаллары җитештерү, җиңел сәнәгать, көнкүреш хезмәте өлкәсе) продукция җитештерүгә (хезмәт күрсәтүгә) төзелгән бизнес-проектны тормышка ашыру өчен лизинг килешүе нигезендә бирелә торган җиһаз бәясенең 45 проценты күләмендә, ләкин 3,0 миллион сумнан да күбрәк түгел.

Конкурслы сайлап алуда катнашу өчен агентлыкта (адресы Казан, Петербург урамы, 50. 9-17 сәгатьләрдә) заявкалар 5 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Тулы мәгълүматны да шуннан (тел 8(843) 570-40-01) яки Сабада (Байлар Сабасы, Г.Закиров урамы, 52) 2-40-99 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X