Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Наркотиклар йөртүчене – колониягә

Шушы көннәрдә район суды законсыз рәвештә наркотиклар сатып алу, саклау һәм ташуда гаепләнүче Н.Хәлиловның җинаять эшен карады.

Тикшерү күрсәткәнчә, ул агымдагы елның 19 июлендә кичке сәгать 9лар тирәсендә Казан шәһәренең Халитов урамындагы тукталышында исеме судка билгеле булган хатын-кыздан 103 төргәк гашиш сатып ала. Шуның биш төргәген чалбар кесәсенә сала, калганын "ВАЗ-21083" автомобиленә яшерә. Машинага кереп утыргач, бер төргәк гашишны сигаретка төреп шунда ук куллана. Наркотик матдәнең калганын Саба районына алып кайтырга ниятли. Әмма Н.Хәлилов утырган автомашина 20 июльдә төнге сәгать 2 тулганда Казан - Саба - Шәмәрдән юлының 117нче чакрымында оператив-эзләү чаралары вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Тентү барышында автомобильдән гомуми массасы 39,23 грамм тәшкил иткән наркотик матдә алына. Ә Россия Хөкүмәтенең РФ Җинать кодексының 228нче маддәсен куллану максатлары өчен махсус Карары (7 февраль, 2006 ел, №76) нигезендә авырлыгы 25 граммнан арткан гашиш аеруча зур күләмле булып санала. Шулай итеп, Н.Хәлиловка карата җинаять эше 228нче маддәнең 1нче түгел, ә 2нче бүлеге нигезендә кузгатылды.

Хөкем карары чыгарганда суд Н.Хәлиловның гаебен танып килүен, кылган гамәле өчен чын күңелдән үкенүен, яшәү урында уңай характерлануын исәпкә алды. Шулай да җинаять җаваплылыгын җиңеләйтә торган әлеге шартлар гаепләнүчене иректән мәхрүм ителүдән алып кала алмады. Суд Н.Хәлиловны 4 елга төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарды. Хәзерге вакытта әлеге хөкем карары кассацияле инстанциядә - Югары Судта карала.

Ф.Салихов,

суд администраторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев