Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

"Калеб" берләшмәсе проектлары Кариев театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк

Әмма "Калеб" проектының Кариев театры белән кушылуы турында сүз бармый, диде театр директоры.

Бүген Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова үзенең беренче матбугат конференциясен оештырды. Матбугат очрашуында "Калеб" берләшмәсенең киләчәктәге эшчәнлеге турында да сүз барды.

"Калеб" яшьләр иҗаты берләшмәсе тамашалары Кариев театры мәйданчыкларында күрсәтеләчәк, әмма "Калеб" проектының Кариев театры белән кушылуы турында сүз бармый, - диде театр директоры Гүзәл Сәгыйтова. - Безнең "Калеб" проекты алга таба нинди форматта буласы билгесез. Без бу хакта мәдәният министры Ирада Əюпова белән дә киңәштек. Бәлки "Калеб" проекты Кариев театрының филиалы булып китәр".

Матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры Ренат Əюпов, театрның иң өлкән артисты Нуриәхмәт Сафин, театр балетмейстеры, "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла катнашты.

"Калеб" берләшмәсе күптән вәгъдә иткән хореографик спектакль Кариев театрының Кече залында ноябрь аенда күрсәтеләчәк. Сүз Нурбәк Батулланың Йолдыз Миңнуллина шигырьләре буенча куячак хореографик тамашасы турында бара.

Нурбәк Батулла катнашындагы "Əлиф", "Метаморфозалар" проектлары Кариев театрының Кече залында күрсәтеләчәк.  

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев