Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

“Татар радиосы” ди-джее Назлыгөл Сөнгатова: “Декретта озак утырсам, үз исемемне югалтуым ихтимал"

Укучыларыбыз арасында “Татар радиосы”н тыңлаучылар шактый. Радиода еш яңгыраган исемнәрнең берсе – Назлыгөл Сөнгатова. Кем ул? “Татар радиосы”нда үз исемен булдыру авыр булганмы? Бу һәм башка темаларга Матбугат.ру хәбәрчесе Назлыгөлнең үзе белән аралашты.

- Назлыгөл, “Татар радиосы”нда ничәнче ел эшлисең?
 
- Дүрт ел була. Бүгенге көндә “Менә мондый кич” тапшыруын җитәклим. Бу – минем беренче җитди проектым. Моңа кадәр, хәтерләсәгез, “Буйдак-шоу” тапшыруы бар иде.
 
- “Менә мондый кич” тапшыруы калганнардан нәрсәсе белән аерыла?
 
- Беренчедән, аудиториясе белән аерылып тора. Минем кунакларымның яшь категориясе чикле. Әйтик, мәсәлән, башка алып баручыга кунакка мега-популяр шәхесләр килсә, минем тапшыруыма әле сәхнәдә беренче адымнарын гына ясаучы артистлар килә. Формат та башкачарак: тапшыру кысаларында интервью гына булмый. Тыңлаучы белән кунакны төрле яктан таныштырырга тырышам.
 
- Тапшыруны булдыру авыр булдымы?
 
- Беренчедән, “Татар радиосы”нда үзеңнең тапшыруыңны булдыру – ул бик зур җиңү. Билгеле, дулкынлану булды. Иң истә калган эфирларымның берсе – Лия Шәмсина белән әңгәмә иде. Аның татарча белмәве авырлыклар тудырды. Тик шуның белән ул миңа кызык булды да. Безнең радиода русча сөйләшү тыелган, шуңа күрә татарча аралашырга тырыштык. Минемчә, әлеге тапшырудан соң мин журналистика өлкәсендә җыйган тәҗрибәмне тагы да ныгытканмындыр. 
 
 
- Кунакларны ничек сайлыйсың?
 
- “Барс-Медиа”да эшләвемне билгеләп үтәргә кирәктер. Безнең үзебезнең проектларыбыз бар. Һәр җырчы – үзе бер проект. Алар арасыннан сайлыйм. Икенче яктан, үземә һәм тамашачыга кызыклы булган артистны чакырам. Журналист буларак, җырчыны кунакка чакырганчы, аның турында мәгълүмат җыям, соңгы яңалыклар белән танышам.
 
 
- Сине яратмаучылар, көнләшүчеләр күптер?
 
- Айваз Садыровның әйтә торган сүзе бар: “Әгәр дә синең турында яхшы сүзләр генә сөйлиләр икән, димәк, синең турында берни сөйләмиләр”. Бу сүзләр белән килешмичә булмый. “Эфирда ник көлеп утырырга?” - дигән сорау еш яңгырый. Җитди һәм моңсу рәвештә эфирны алып барсаң, тыңлаучыга ничек яхшы кәеф бүләк итәсең ди?!
 
- Популяр алып баручы булгач, артыңнан йөрүче егетләр дә күбәйгәндер.
 
- Егетләргә карата карашым үзенчәлекле. Миңа кыяфәтләре стандарт булган егетләр ошамый. Әйтик, җирән чәчле, сипкелле егетләрне үз итәм. Холкы буенча минем йөргән егетем тыныч, җитди булырга тиеш. Язучылар бар, тик минем йөрәгем буш түгел. 
 
 
- Әгәр дә ирең радиода эшләвеңә каршы килсә?
 
- Миңа чикләр куйган кеше белән язмышымны бәйләмәс идем. Энергиям бик күп, шуңа күрә берәр нәрсә эшләмәсәм, үземне эчтән ашый башлыйм.  Хәтта бала тапкач та,  бик озакка югалмас идем. Бер елга дип эшем белән саубулашсам, әлеге дулкыннан төшеп калырмын дип куркам. Безнең шоу-бизнеста онытылу бик җиңел.
 
 
- Узган ел TMTV премиясен тапшыру тантанасын алып бару бәхетенә ия булган идең. Бу елга нинди планнар?
 
- 2018 елның фестивале турында әйтә алмый, ә менә узган елны алып баруым – факт. Минем максатым – йолдыз булу түгел. Билгеле, әлеге дәрәҗәдәге чараны алып бару миңа ошады. Минем радиога берничә ел эшләр өчен генә килмәдем. Халыкка файда китерәсем килә, татар теле үсешенә үз өлешемне кертергә телим. Яшермим, барыбызның да популяр буласы килә. Тик “йолдыз” булу гомерлек түгел, бүген ул бар, ә иртәгә булмаска мөмкин. 
 
 

Фото: http://matbugat.ru

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев