Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

17 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сәла­мәтлек саклау өлкәсе ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Бу көнне барыбыз да гомерен игелекле хезмәткә – кеше гомере һәм сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаган ак халатлы кешеләрне искә алабыз. Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар һәркөнне авырулар өчен җаваплылык тоталар, чирләрдән котылырга ярдәм итәләр, сәламәтлекне арттыруда булышалар. Хәзерге вакытта районыбыз медиклары югары стандартларга җавап биргән учреждениеләрдә эшлиләр, һөнәри осталыкларын камилләштерә баралар. Иң заманча дәвалау чаралары үткәрелә, медицина хезмәте күрсәтүнең яңа төрләре кертелә. Сәламәтлек сагында торучы шәфкать ияләренең авырулар хәленә керә белүләрен һәм аларны савыктыру өчен вакытларын да кызганмый эшләүләрен телибез. Үзегез дә сәламәт булыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле яшәгез.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты

Фоо: https://pixabay.com | DarkoStojanovic

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев