Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

19 май-Татарстан матбугаты көне

Шул уңаеннан район хакимиятеннән котлау алдык: Хөрмәтле район газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр, һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезнең һөнәр җәмгыятьтә элек тә, хәзер дә иң кирәклеләрдән санала, шуңа да сезгә бик зур җаваплылык йөкләнгән. Бу сездән зур хезмәт, объективлык, иҗади энергия таләп итә. Журналистлар һәрвакыт райондагы вакыйгалар үзәгендә кайныйлар һәм һәр яңалыкны оператив рәвештә газета укучыларга җиткереп баралар.

Хәбәрчеләр, газета укучылар белән җылы мөнәсәбәтегез, көн кадагына суга торган кирәкле һәм кызыклы язмаларыгыз “Саба таңнары”ның абруен югары саклый. Район газетасы алга таба да үз укучыларын югалтмас, һәр өйдә көтеп алынган кунак, сердәшче, фикердәшче булыр дип ышанабыз. Сезгә сәламәтлек, рухи байлык, гаилә иминлеге, яңа иҗади уңышлар телибез,диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев