Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

9 декабрь –Ватан Геройлары көне

Бүген Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан районыбыз үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле, Мәңгелек ут каршында тантаналы митинг узды.

Бүген Россиядә  Ватан  геройлары көне билгеләп  үтелә. Шушы уңайдан районыбыз үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле, Мәңгелек  ут каршында  тантаналы митинг узды. Иртәнге сәгать 8гә бирегә ветераннар, Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты бүлекләре, Татарстан хәрби комиссариатының районара бүлеге, җәмәгать оешмалары  җитәкчеләре, гимназия укучылары, илебезнең данлы тарихына тирән ихтирам белән караучы  кешеләр  килде. Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов үзенең  чыгышында билгеләп үткәнчә, геройларны илебез  азатлыгы өчен барган канлы сугыш, аннан соңгы елларда зур  фидакарьлек соралган хезмәт тудырган. Ватан каһарманнары – алар Советлар Союзы, Россия Федерациясе Герое, Социалистик  Хезмәт  Герое исемнәренә лаек булган кешеләр, Дан орденнарының  тулы кавалерлары. “Тормышта батырлыкка һәрчак  урын бар. 1991 елдан  соң гына да меңнән артык  кешегә Россия Герое  исеме бирелүе шул хакта   сөйли”,– диде Равил Гасыймов һәм укучыларны Ватаныбызның патриотлары булырга  чакырды. Аннары бер минут тынлык игълан ителде. Митингта катнашучылар  Ватан сугышы елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән райондашларыбыз алдында тирән хөрмәт белән баш итеп Иван Башкиров, Гали Закиров,  Зәки Хәбибуллин, Вәли Хаҗиевның бюстларына һәм Мәңгелек  утка  тере чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев