Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветеран­нары

Һөнәри бәйрәмегез уңа­еннан ихлас котлауларыбызны ка­­бул итеп алыгыз.

Районыбыз би­ләмәсендәге газ сәнәгатенең эшчәнлеге республикабыз гына түгел, Россия икътисады өчен дә гаять зур әһәмияткә ия. Магистраль газүткәргечләрнең Шә­мәрдән­ линия-производство ида­рәсе коллективы Себер газын илебезнең көнбатыш чикләренә кадәр кудыруы белән хаклы горурлана ала. Идарә хезмәт күр­сәткән газүткәргечләрнең гомуми озын­лыгы меңнәрчә километр тәш­кил итә. “Сабагаз” идарәсе хез­­мәткәрләре без яшәгән йорт­лар­га җылылык китерә. Сез­нең хез­­мәтегез халыкның тор­мыш дә­рәҗәсен күтәрүгә юнәл­телгән социаль проектларны уңышлы тормышка ашырыр­га мөмкинлек би­рә. Алга та­ба да һөнәри осталыгыгызның хәвеф-хәтәрсез һәм нәтиҗәле хез­­мәт эшчәнлегегезнең төп га­ранты­ булып калачагына ышанабыз. Районыбызның газ сәнәгате тар­магы коллективларында эш­ләүчеләргә, ветераннрга нык сә­ламәтлек, гаилә бәхете, уңыш­лар, иминлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев