Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлыйбыз

Бу көн – Россиядә яшәүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Телләребез төрле булса да, теләкләр бер – үзара дустанә мөнәсәбәттә булып, диннәребезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп, тату яшәү. Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык барлык казанышларның ныклы нигезе булып тора.

Демократия принципларына таянып, үзара ихтирамлылыкка тугры калып,ата-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләрне саклап калу – изге бурычыбыз. Районыбызда яшәүчеләр үзләренең эш-гамәлләре белән милли бердәмлекне ныгытуга лаеклы өлешләрен кертәләр. Үзара дуслык һәм татулык безгә бер гаилә булып яшәргә, һәр тармактагы эшчәнлектә, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта, сәнгатьтә зур казанышларга ирешүгә хезмәт итә. Кадерле райондашлар! Бу истәлекле көннәрдә сезгә чын күңелдән иминлек, нык сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез. Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, татулык иминлек булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев