Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле Татарстан төзелеш комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Быел безнең һөнәри бәйрәмебез - Төзүчеләр көне СССР Югары Советы Президиумы Указы белән билгеләнгән көннән алып 65 еллыгын билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне бу искиткеч вакыйга белән котлыйм!

Төзү тармагының торышы төбәкнең икътисадый үсеш дәрәҗәсен билгели. Матур биналар, яр буйлары, спорт объектлары артында иң мөһим, катлаулы һәм киеренке һөнәрләрнең берсе тора. Үземнең соклануымны белдерәсем һәм һәр кеше дә төзүче булып эшләргә батырчылык итмәс дип әйтәсем килә. Фидакарь төзүчеләрнең җилкәсендә һәр объект өчен җаваплылык ята.

Сезнең хезмәтегез кешеләргә, туган һәм яраткан илебезгә бик мөһим һәм кирәк. Истәлек һәм Дан елында, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сез шәһәрләр һәм авылларда мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру өчен, үзегезнең фидакарьлегегезне, ныклы булуыгызны күрсәтәсез. Ел барысы өчен дә гади булмады. Гомуми эшкә тугрылык, җаваплылык һәм югары һөнәри осталык аркасында без иң кыю бурычларны уңышлы хәл итә алабыз. Мин безнең бер команда икәнебезне сизәм!

Бәйрәм көнендә Сезгә иҗади хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Ныклы сәламәтлек, уңышлы хезмәт көннәре, шәхси иминлек, оптимизм һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим!

Ф.М. Хәнифов.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев