Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Әниләр көне белән!

Хөрмәтле әниләр! Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көне – календарьдагы иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки әни һәркайсыбыз өчен иң кадерле, иң якын кеше, әнидән дә олы зат, ана йөрәгеннән дә мәрхәмәтле йөрәк юк. Шулай ук әни булу иң җаваплы вазифалардан санала. Ничә генә яшьтә булсак та, без һәрвакыт әниләребезнең яратуына, җылы карашына, кайгыртучанлыгына мохтаҗбыз.

Әниләргә булган мәхәббәт безгә бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Гаиләдә җылылык тудыруыгыз, шул җылыны саклап яши белүегез, барлык изгелекләрегез өчен без сезгә бурычлыбыз. Әниләребезгә булган яратуыбызны бәйрәм көнендә генә түгел, һәр көнне, һәр сәгатьтә күрсәтергә тиешбез. Бәйрәм белән сезне, кадерле әниләр! Йөзләрегездән елмаю һәм шатлык нурлары һич тә китмәсен! Сәламәт булып, балаларыгыз һәм якыннарыгызның кадерхөрмәтен тоеп, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын! Тормышыгыз гел якты, куанычлы көннәрдән генә торсын!

Фото: instagram.com/yalkin_zhurnali

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев