Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Районыбыз мелиораторларын җәй башында билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз

Мелиорация – райондагы экологик вәзгыятькә уңай йогынты ясаучы, халык хуҗалыгы өчен мөһим тармак. Үзгәреп кору чорында үзен саклап калган “Саба “Мелиорация” ПМК” җәмгыяте хәзер берничә районга хезмәт күрсәтә, коллектив гидротехник корылмаларны төзек тота, җир-су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өчен уңайлы шартлар тудыра, төзелешләр алып бара.

Башкарылган эшләрдә коллективтагы һәркемнең лаеклы өлеше бар. Җәмгыять шушы тармакта күп еллар хезмәт иткән ветераннары белән горурлана, аларны онытмый. Мелиораторларны, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз, хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев