Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Районыбыз урманчыларына!

Хөрмәтле урманчылар, тармак ветераннары, хезмәт юлын яшел хәзинәбезне ишәйтүгә багышлаучылар! Сезне алтын көз көнендә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм фидакарь хезмәтегезне югары бәялибез. Районыбызда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, аның ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану буенча максатчан эш алып барыла.

"Экология" илкүләм проекты кысаларында "Урманнарны саклау" төбәк проекты тормышка ашырыла, сәнәгать-җитештерү эшләре башкарыла. Сезнең урман өчен, туган җирнең киләчәге өчен куйган хезмәтегез, кайгыртуларыгыз район халкының тормышында чагылыр һәм яклау табар дип ышанабыз. Урманга сезнең хуҗаларча карашыгыз, алтын кулларыгыз кирәк. Сезгә тынычлык һәм иминлек, муллык һәм уңышлык, ныклы сәламәтлек телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: instagram.com/saba_urman

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев