Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Республика көне белән!

Хөрмәтле райондашлар, як­ташлар! Сезне чын кү­ңелдән Татарстан хал­кы­ның тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме – Республика көне белән котлыйм. Быелгысы юбилей даталы – 30 августта Дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителүгә 30 ел тула. Әлерәк кенә тагын да истәлеклерәк тарихи вакыйга – ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үткән идек.

Автономияле республикабызның данлы сәхифәләрен хәтеребездә яңарттык, үткәне, бүгенгесе турында бай мәгълүмат тупладык, күңелләрдә кече Ватаныбызның матур ки­лә­чәге өчен горурлык хис­ләре яшәде һәм яши. Без күпмилләтле төбәгебез, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек бир­гән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез. Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Халыкның яшәү шартлары яхшыра. Сәнәгатькә яңа технологияләр кер­те­лә. Районыбыз исә Та­тарс­тан­да күп кенә пилот про­ектларына башлангыч бирүче буларак та­ныл­ды. Шушы җирлектә ирешелгән уңышлар безгә киләчәк үсеш бурычларын билгеләүнең мөһим алшарты. Киләчәгебез юга­ры технологиягә нигез­ләнгән эш урыннары булдыруга, гражданлык активлыгыбызга бәйле. Ху­җа­­лыкларда урып җыю эш­ләре төгәлләнүгә бара. Рай­он игенчеләре табигать шартлары уңайсыз булуына карамастан, мул уңыш үстерделәр. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтнең зурысы әй­теләчәк.

Татарстан хөкүмәте үзенең эш­чәнлегендә халыкка таяна һәм кешеләргә хез­­мәт итә. Хакимият һәм халык арасындагы тыгыз һәм гадел мөнә­сәбәт - республиканың ки­­­ләчәгенә, аның тотрык­лы үсешенә, тынычлык һәм иминлеккә ышаныч. Быел Республика көне 11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Шулай ук район Советына һәм авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлаулар да үтәчәк. Бу көннәрдә авыл һәм шәһәр җирлекләрендә, предприятиеләрдә үткә­ре­­ләчәк гражданнар җы­ен­нарында дәүләт һәм му­ниципаль хакимият вә­килләренә белдерелгән тәкъ­­димнәр бишьеллык про­грамманың нигезе булачак. Район халкы сайлауларга карата фикерен һәрвакыт ачык, сәяси аңлылык күр­сәтеп белдерде. Бу юлы да сайлаучыларыбызның граж­данлык позициясе без­гә республикабыз тоткан курсны эзлекле дәвам итәргә мөмкинлек бирер дигән ышанычта калам. Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә нык­лы сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш телим.

Рәис Миңнеханов,

Саба муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев