Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Россия көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас тәбрик итәбез!

1990 елның 12 июнендә Россия суверенитеты турында декларация кабул ителгәч, Ватаныбыз тарихында яңа этап башланды. Шуннан бирле илебез масштаблы һәм катлаулы социаль-сәяси, икътисади үзгәрешләр кичерде. Хәзерге Россия – зур үсеш потенциалына ия тотрыклы дәүләт. Тарихында данлы сәхифәләр бик күп, ил куәте – үз Ватаны хакына хезмәт иткән кешеләрендә. Шушы хакыйкатьне яхшы аңлаган районыбыз халкы да дәүләт үсешенә үз өлешен кертә, тарихи Саба төбәге көннән-көн үсә, матурлана. Без Россиянең үсешен һәм уңайлы тормыш шартлары булдыру омтылышы белән эшлибез. Һәрберебез хезмәтебез белән илне көчлерәк, баерак, матуррак итә. Республикабыз быелгы бәйрәмне Туган телләр, халыклар бердәмлеге елы игълан итеп каршылый. Россия көне белән котлап, һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, бердәмлек телибез. Җәмгыятебез “Ватанпәрвәрлек”, “Ватан” төшенчәләрен һәрчак хөрмәт итәр дигән ышанычта калабыз.

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X