Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Россия Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз! Без илебезнең 1993 елда кабул ителгән Төп Законын дәүләтнең стратегик үсеш курсын билгеләүче документ буларак кабул итәбез. Дәүләтнең Төп Законы тарихи борылыш чорында кабул ителгән һәм россиялеләрнең гражданнар иминлеге һәм тигезлегенә омтылуын чагылдыра.

Барыбыз да илебезне көчле держава, ә Татарстанны һәм районыбызны динамик үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәк икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә тели. Сабалылар һәрчак ил һәм республика мәнфәгатьләре хакына хезмәт итә. Әлеге бәйрәм һәркайсыбыз өчен дә тормышыбызның тагын яхшыруы гаранты булсын. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, иртәгәсе көнгә ышаныч, барлык эш-гамәлләрегезне Законны һәм бер-берегезне хөрмәт итеп башкаруыгызны телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев