Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

САБАНТУЙ бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашлар! Сабаны якын итеп кайткан кунаклар, якташлар! Алдагы ялларда без халкыбызның милли җәүһәре саналган, язгы кыр эшләре тәмамлануны белдергән Сабантуйда – сабан бәйрәмнәрендә булачакбыз!

Узган ел пандемия белән бәйле катлаулы вәзгыятьтә мәйданнарга чыга алмаган идек. Шуңа күрә дә быелгы Сабантуйны, күңел ачу, күптән күрешмәгән яшьтәшләр, авылдашлар, кардәшләр белән очрашу, көчтә-җитезлектә, уңганлыкта сынашу өчен сагынып көтеп алдык. Халыклар бердәмлеге елында үтәчәк бәйрәм милли традицияләребезне, мәдәниятебезнең үзенчәлеген һәм байлыгын яңа биеклеккә күтәрү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Сабантуйны барлык милләт вәкиле үз итә, бәйрәмгә үзенә хас бизәген өсти, уртак гореф-гадәтләргә ихтирамы арта. Без милли бәйрәм көннәрендә рухи мирасыбыз дәвамчысы булып, үз асылыбызга кайтабыз.

Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез, туендыручы җиребезгә хөрмәт белдерәбез. Игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә быел да язгы кыр эшләре тиешле срокларда төгәлләнде. Инде табигать-анабыз мәрхәмәте белән мул уңыш үстереп, ашлыкны югалтусыз җыеп алырга насыйп булсын.

Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә китерсен. Сабантуйлар белән башланып киткән ямьле җәйләрне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап калыйк. Сабантуй тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын һәм, әлбәттә, кешеләр көткән шифалы яңгырларын да алып килсен. Быелгы бәйрәм күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр, күтәренке кәеф бүләк итәр, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек, бәйрәмчә көр кәеф телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X