Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Социаль хезмәткәрләр көне

Бик тә игелекле вазифага алынган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сез җәмгыятьтә, тормышта шәфкатьле, риясыз һәм сабыр җанлы кешеләрнең генә кулыннан килгән хезмәт башкарасыз..

Физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрнең күңеленә көн дә ачкыч таба алу – сезнең яшәү рәвеше дә, рухи халәт тә. Шундый була алганыгыз, үзегезне башкаларга багышлау сыйфатына ия булганыгыз өчен сезгә күпләр рәхмәтле. Дөньядагы санитария-эпидемилогия вәзгыятенә бәйле шартларда эшегезнең әһәмияте һәм аның күләме тагын да артты. Социаль яклау бүлеге, “Балкыш” үзәге хезмәткәрләре һәм сезнең кебекләр кайгыртуы нәтиҗәсендә ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, аз тәэмин ителгән гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев