Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Юл төзүчеләргә

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, бөтен гомерләрен авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган ветераннар! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез куәтле техника иярлисез, югары технологияләр, сыйфатлы чимал белән эш итәсез, замана белән бергә атлап барасыз, тынгысыз һәм фидакарь хезмәтегез белән халык ихтирамын яулыйсыз.

Сыйфатлы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору районыбызның социаль­икътисадый хәлен яхшырта, транспорт чыгымнарын киметә. Сез моны дөрес аңлап, төбәгебезне заман таләпләренә җавап бирә торган автомобиль юллары белән тәэмин итүдә кулыгыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышасыз. Алга таба да хезмәтегездә иҗади уңышларга ирешергә язсын. Барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел көрлеге телибез.

undefined

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев