Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Әкият иленнән килгән кыз

Кайчакта, ялгыз калып, Ания иҗат эшләре белән мавыгып, төрле уйларга бирелеп утырырга ярата. Нәкъ андый мизгелләрдә ул үзен бик бәхетле итеп тоя. Шуңадырмы, аның уйлары күп чакта бәхеткә барып тоташа. Ә нәрсә соң ул бәхет? Бер караганда, бу сорауга җавап табу бик кыен, ә икенче яктан, без һәрберебез дә үз бәхетебезнең нидә икәнен бик яхшы беләбез.

Кемдер өчен бәхет – ул сәламәтлек, кемгә – акча, ә күпләрнең янында терәк, яраткан кешесе булса, алар чиксез бәхетле. Үз бәхетен тоя белгән кешеләрне матур сүзләр һәм мизгелләр дә бәхетле итә ала. Без, адәм балалары, бер булып күренсәк тә, төрле, һәм һәрберебез “бәхет” төшенчәсе астында төрле мәгънәләр таба.

Ания дә үзенең бәхетенең нидә икәнен бик яхшы белә. Ә үзенең бәхет турындагы уйларын буяулар ярдәмендә кәгазьгә күчерә. Буш вакытында ул һәрвакыт кулына пумала, кәгазь ала, әкрен генә кәгазь битендә табигать күренешләре пәйда була. Тик Ания күбрәк диңгез ярын, дулкыннарны, су өстендә очып йөргән акчарлакларны ясарга ярата. Ания - бик талантлы рәссам, әмма ул картиналарны сатмый. Кайбер чакта аларны туганнарына, дусларына бүләк итә.

Ләкин бүгенге эшеннән аны әнисе туктатты.

-Кызым, сиңа эш табарга кирәк инде, - дип Аниянең әнисе кызы янына килеп утырды. - Югары белемең бар, теләгең дә юк түгел, ә үзең өйдә утырасың. Гомер буе шушы тәрәзә янында бәхетеңне көтеп, рәсем ясап, диванда аягыңны бөкләп утыра алмыйсың бит, ә?

Ания дәшмәде... Калын кәгазь битенә диңгез буенда еракка, якты киләчәккә карап басып торган, кулына бала тоткан бәхетле ананы ясавын дәвам итте.

- Киләчәккә планнарың нинди? – дип, ана кеше кызына сораулар яудырды. - Нигә дәшмисең, кызым, берәр сүз әйтче!

Ания эшеннән туктады да, әйберләрен тәрәзә төбенә куйды, аннан әнисенә карап:

-Әни, беләсең бит инде, мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә телим. Мин үземә эш табарга вәгъдә бирәм. Берничә җиргә мөрәҗәгать иттем, алмадылар... Борчылма, башкасына урнашып карармын, - диде.

 - Шулаймыни? Бакчада түгел, ятимнәр йортына тәрбияче булып урнашып булмасмы икән соң? Минемчә, бик әйбәт эш! Безнең йорттан ерак түгел балалар йорты бар. Ник шунда барып карамаска?

- Белмим инде...

- Син белмәсәң, мин беләм! Менә иртәгә шунда барып тәрбияче урынына үзеңне тәкъдим итәрсең.

- Ярар, - диде Ания. Аның өчен әни кеше әйткән сүз – гел дөрес, хаклы сүз, гел чынлык.

 Икенче көнгә Ания шул балалар йортына юл тотты. Бинаның ишегалдына кергәндә, ул икенче катның тәрәзәсеннән бер кызны күрде. Үзеннән ерак булса да, Ания бу баланың нинди икәнен бик яхшы шәйләп алды. Аның алтын сыман саргылт чәчләре, алмаз ташлар сыман ялтыр-йолтыр килгән тирән зәңгәр күзләре, борын очындагы күп санлы сипкелләре һәм колак очларындагы матур алкалары Анияне таң калдырды.

Ул балалар йортының эченә керде. Ашханәдән килгән кабартма исе кереп җитүгә борынга бәрелде. Ания тирә-якны күзәтте. Идәнгә бизәкле таш плитка җәелгән, аяк киемсез идәндә басып торып булмый, суык. Өр-яңа тәрәзә төбендә үскән яран кып-кызыл чәчәктә утыра. Шул тәрәзә янында креслолар, диван һәм пыяладан ясалган тәбәнәк өстәл. Шул өстәл өстендә балалар өчен китаплар, журналлар ята.

Ания директор кабинетын эзләп табып, исәнләшеп, аның эченә керде. Балалар йортында эшләү теләген белдергәч, ятимнәр йортының мөдире Галия Илдаровна аны ике куллап эшкә алачагын белдерде. Аниягә кирәкле документларны, кәгазьләрне генә алып киләсе калды. Ул тәрбияче булачак!

Беренче эш көнен Ания зур түземсезлек белән көтте. Аның тизрәк узенең коллегалары белән танышасы, балалар белән уртак тел табасы, дуслашасы килде.

Галия Илдаровнага кирәкле кәгазьләрне биреп, Ания балалар янына килеп кергәч, ул үзен бик бәхетле тойды, хыялы чынга ашканын аңлады. Көтелгәнчә, Ания коллегалары белән танышты, алар арасында дуслар табарга да өлгерде. Балалар да аңа бик тиз ияләште. Бик итагатьле генә “Исәнмәсез” дип, аның янына җыелыштылар. Ания моңа, һичшиксез, бик шат иде. Ул почмактагы агач урындыкта чәче тузгып беткән, курчак белән уйнап утырган бер кызны күрде. Ания ул кызны кайдадыр күргән иде түгелме соң? Бик таныш кебек. Әйе... Тәрәзәдән Аниягә карап тора иде ул. Әйе, нәкъ аның өметле карашына Ания игътибар итте!

Аниянең яныннан балалар таралгач, ул һаман да урыныннан кузгалмыйча тыныч кына утырган кызның янына килде.

- Сәлам, нигә син өр-яңа матур курчаклар белән түгел, шушысы белән уйныйсың?

- Чөнки бу минем иң якын, бердәнбер дустым. Ә чын дусларны ташламыйлар, башкаларга алыштырмыйлар. Аның исеме Алисә. Мин аңа барлык хыялларымны, эчке серләремне сөйлим, ул миңа ышана һәм мине аңлый.

- Ә мин Ания булам, сезнең яңа тәрбиячегез. Ә синең исемең ничек?

- Мин... – дип кыз каушап калды. - Мин синнән куркам, сиңа ышанмыйм. Минем сиңа исемемне әйтәсем килми.

Бу җавапка Ания, тәгаен, әзер түгел иде. Әмма тыныч булып, ул яңа сорау бирергә булды:

- Ә нигә син курчагыңның исемен әйттең?

- Чөнки Алисә – мин түгел. Аның исемен әйтергә ул үзе кушты.

- Ярый соң. Ә нигә синең белән башка балалар аралашмый, дус түгел?

- Беренчедән, алар минем белән түгел, ә мин алар белән дус булырга теләмим. Ә икенчедән... Ә икенчедән, сиңа моны белергә кирәкмидер.

Шушы сөйләшү Аниягә беренче эш көненең иң истә калган мизгеле булып тоелды. Ул бер мәлгә аңлады: бүгенге көннән башлап аның төп максаты балалар йортында эшләү генә түгел, ятим калган кыз белән дуслашу, аның ышанычын яулау иде. Әмма ничек? Бу сорауга җавапны ул иртәгәдән эзли башлар.

Икенче көнне иртән Ания кибеткә кереп йомшак аю сатып алды.

Ул уенчыкны кызчыкка сузгач, ул үзенең диңгез сыман зәңгәр күзләре белән Аниягә карап елмаеп:

- Рәхмәт, Ания апа. Якын дус берәү генә булырга тиеш, ә ул миндә бар инде. Аюны башка кешегә бүләк ит, яме, - диде.

Ания бүләк белән ялгышса да, аңа кыздан “рәхмәт” сүзен ишетү насыйп булды. Әйе, бу аның өчен кечкенә генә сөенеч иде. Әмма Ания моның белән генә канәгать калмады, эшеннән кайтканда юл буе кызга нәрсә бүләк итим икән дип уйланды. Гениаль, әмма шул хәтле гади фикер аңа фатирының ишеген ачып кергәндә генә башына килде. Ания ич ул кызның портретын ясый ала! Беренчедән, кыз бала үзенең сурәтен күрүенә шат булачак, икенчедән, үз кулларың белән ясаган бүләк – иң яхшысы булачак.

Ания кайтып керүгә эшкә чумды. Аның ашыйсы да, эчәсе дә килмәде. Башта коллегасыннан кызның фотосын сорап, аңа СМС аша фотосурәт җибәрделәр. Шуннан ул эшкә кереште. Профессиональ рәссамнәр кебек, битнең һәм җилкәләрнең бар сызыкларын дөрес итеп сызды, төсләрнең дә иң кирәкләрен,яктыларын сайлады. Ания тырыша-тырыша кызчыкның калын саргылт чәчләрен, моңсу зәңгәр күзләрен, нечкә ал иреннәрен ясады. Бернәрсәне дә онытмады, тырышты. Картина тагын матуррак булсын өчен портрет янына сирин чәчәкләрен өстәде. Искиткеч гүзәл рәсем төнге сәгать икегә әзер иде.

Иртән Ания будильник тавышыннан өстәлгә башын салып, урындыкта утырган килеш кисәк кенә уянып китте. Аның кырыенда иртәнге кояш нурлары астында ялтырап картина ята иде. Ания үткән көндә нәрсә булганын искә төшерде дә, елмайды.

Шул ук елмаю һәм шул ук кояш нурлары астында ул киенеп, ашап-эчеп, әзерләнеп эшенә юл тотты. Балалар йортының ишеген ачып кергәндә дә, сабыйлар белән исәнләшкәндә дә, Аниянең йөзеннән елмаю китмәде. Бу – өмет һәм бәхет елмаюы иде.

Ниһаять, Ания картинасын тотып, кызның янына килде. Ул, курчагы Алисәдән күзләрен алып, Аниягә сораулы карашын төбәде.

- Сәлам, Ания апа, ничек хәлләрегез? – дип кыз сүзен башлады.

- Мин хәлемнең ничек икәнен бүген, мөгаен, синең сүзләрең хәл итәр, - диде Ания һәм кызга портретны күрсәтте.

- Вау! Ничек матур! Бу минме?

- Әйе. Мин аны сиңа бүләк итәм.

- Чынлапмы? Рәхмәт, - дип, кызчык Анияне кочаклап алды. Ания бу мизгелдә бәхетеннән үзен күкнең җиденче катына күтәрелгәндәй хис итте.

- Бу рәсемгә син мин ярата торган сирин чәчәкләрен ясагансың, - диде кыз шатланып.

 – Минем бу чәчәкләрне яратканны ничек белдең?

- Сириннәрне мин үзем дә бик яратам. Алар сиңа шушы сурәттә бик килешеп тора.

- Ания апа, беләсеңме, миңа мондый матур һәм яхшы бүләк беркайчан да биргәннәре юк иде. Мин сиңа чиксез рәхмәтле, шуңа үземнең исемемне әйтәм. Мин Сара булам.

- Сара... Бу хәзер бик сирәк очрый торган исем, бөтенләй юк дисәң дә була. Исемең дә башкаларныкыннан аерылып торгач, үзең дә бик зур кеше булырсың инде, име?

- Чынлап әйтәсеңме? Булсам да, Ания апа, минем синең кебек матур итеп рәсем ясарга өйрәнәсем һәм рәссам буласым килә. Син мине өйрәтерсеңме?

- Әлбәттә! Мин, һичшиксез, риза.

Ания Сараны рәсем ясарга өйрәтте. Кыз ак кәгазь битенә берсеннән-берсе матур күбәләкләр төшерде. Шулай итеп, Аниянең көне бүген уңышлы булды. Кызчык аңа үзенең исемен әйтте, алар бергәләп рәсемнәр ясады, Сара хәтта Анияне кочаклап алды. Күрәсең, бөтен дөньяга ышанычы булмаган кыз Аниягә күңелен ачты.

Үзен бик бәхетле һәм горур хис итеп, Ания өенә кайтып китте.

Икенче көнне эшкә килгәндә, Сара аның янына килеп үзе исәнләште.

Шушы көнне алар икесе бергә үткәрделәр. Дөресен генә әйткәндә, Ания үзе турында кызга бик күп сөйләде. Сара да әз-мәз мәгълүмат әйтте. Әмма күпмедер вакыт үткәч, кыз көтмәгәндә генә Аниягә моңсулыкка, караңгылыкка баткан үткәнен сөйләргә булды. Ания кызчыкның сүзләрендә бик күп мәгънә һәм сагыш күрде, аның сөйләгәннәренең шул хәтле серле һәм әкияти булып күренгәненә гаҗәпләнде:

- Беләсеңме, Ания апа, ни өчен мин башка балалар белән аралашмыйм, нигә мин алар белән дус түгел? – дип башлады Сара сүзен. Ания, белмәгәнен күрсәтеп, башын селкеп куйды. – Алар минем әкият иленнән килгәнемә ышанмыйлар. Мин монда яшәргә тиеш түгел, бу җиргә очраклы рәвештә генә килеп эләктем. Әти-әниемнең кайда икәнен белмим, ә мине монда алып киттеләр. Мин туган ягыма, әкият илемә кайтырга тиешмен!

Ания Сараны кызганудан бәреп чыккан күз яшьләрен тыя алмады, кызчыкны кочагына алды. Сара сүзләрен дәвам итте:

- Ания апа, беләсеңме минем туган ягымда ничек матур... Зәңгәр чиксез диңгез, кайнар ком, ярдагы пальмалар, банан агачлары, төрле-төрле хуш исле чәчәкләр, зур-зур горур таулар һәм бу дөньяга карата мәхәббәт һәм яхшылыктан балкып торган кешеләр... Болар барысы да минем әкият илендә. Мондагы рәхәтлекне хәтта эсселек тә бозмый иде. Мин үз әти-әнием белән бик бәхетле идем. Тик бөтен дөнья бер мизгелдә ишелеп төшкәндәй булды... Мин үземне хәзер беркайчан да алай бәхетле хис итә алмамдыр...

Сараның бу сүзләре Анияне бик гаҗәпләндерде. Ул ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Кызчыкны ничек тә булса юатырга, тынычландырырга кирәк иде. Ания Сараны кочаклап, тыныч кына:

- Синең бәхетең өчен мин көрәшәчәкмен! – диде.

Тик үз сүзендә нык торучы Ания моның өчен нәрсә эшлисен белми иде. Шуңа карамастан, ул башта кыз сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшереп карарга булды. Кичтән, Галия Илдаровна янына кереп, ул Сара турында сорашты.

- Сара Турциянең Анталья шәһәрендә туган. Ул анда бик бәхетле яшәгән. Беркөнне Сараны һәм әти-әнисен Казандагы туганнары үзләренә кунакка чакырган. Шәһәр буенча таксида барганда, алар юл һәлакәтенә очрыйлар. Әти-әнисе вафат була, Сара ятим кала. Аны шушы балалар йортына бирәләр, Сара бу шәһәрдә, күрәсең, мәңгелеккә кала...-дип сөйләде Галия Илдаровна.

- Нигә? Нигә соң Сара шул хәтле бәхетсез? – Ания йөзен куллары белән каплап, йөгереп чыгып китте.

Балаларның йоклар вакыты җитте. Барысы да үз бүлмәләренә урнаштылар, урыннарын җәеп, юрган астына кереп яттылар. Монда килеп эләккән балаларның һәрберсенең үзенең бәхетсезлеге, әмма алар бөтенесе дә, тормыш ачысына карамыйча, һәр төн төрле хыялларга, якты киләчәк турындагы уйларга бирелеп, елмаю белән йокыга китәләр һәм шул елмаю белән бергә уяналар да. Ятимнәр йортындагы һәр бала бу якты дөньяда башка кешеләр кебек яшәр өчен, үзләрендә көч һәм дәрт тапканнар, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә өйрәнгәннәр. Бер караганда, ул ятим балаларга беркем өмет итми һәм ул өметне бирми, ләкин нәкъ балалар йортында тәрбияләнүчеләр бу дөньяны бизәп торалар, чөнки алар, безнең өчен юк-бар булган әйбергә карап, сокланып туя алмыйлар, үзләрен, табигатьне, җан ияләрен, галәмне, Аллаһны могҗизага саныйлар.

Сара да нәкъ шундый бала. Тик аның инде күптән туган Анталья шәһәренә кайту өмете сүнгән. Көн саен шул әкият илен исенә төшерсә дә, ул анда кире кайтмаячагына инанган. Сара, әти-әнисе һәм теге фаҗига турында уйлап, аның кайнар күз яшьләре мендәргә тамып , мендәр җылынды. Аннан ул күз яшьләре салкын юрганны да җылытты. Кызчыкның тәне буенча җылылык йөгерде, ул елмаеп, өстәл өстендәге лампаны сүндерергә дип, кулын сузды. Шулчак бүлмәгә Ания керде. Ул Сараның караваты янына килеп утырды да:

- Сара...-дип пышылдады.

- Ания апа, борчылма, мин инде йоклыйм.

- Юк, йокларга ашыкма. Сара, мин сине бик кызганам. Бәхетсезлекләрне онытып, син үзеңдә яшәргә көч тапкансың. Син бу дөньяның гел яхшы якларын гына күрергә тырышасың.

- Ания апа, мине кызганырга кирәкми. Һәр кеше үзенчә бәхетле. Тик бәхетне тоя һәм күрә беләргә кирәк. Кайбер кешеләр бернигә мохтаҗ түгел, бөтен кирәк-яраклары да, якын кешеләре дә бар. Тик алар узләрен бик бәхетсез итеп тоялар. Ә бүтән кешеләр, киресенчә, һәркөн иртән үз өендә уянган өчен, исән-сау булган өчен Аллаһка рәхмәт укыйлар. Минемчә , үз бәхетеңне күрә белмәү иң начар авырулардан куркынычрак.

Ания кечкенә баланың шундый акыллы сүзләр әйткәненә гаҗәпләнде. Әйе, Сара инде тормыш ачысын күргән, үлемнең, якын кешеләрне югалтуның нәрсә икәнен бик яхшы аңлый, Шуңа ул кайбер олыларга караганда да түземле, үзен кулда тота белә.

Сара дәвам итте.

- Ания апа, минем бәхетем кемдә икәнен беләсеңме? – дип сорады ул.

Ания уйга калды. Ул кызчыкны бик кызгана, аны нилектәндер бәхетсезгә саный. Ул тыныч кына:

- Бәхетең, бәлки, үзеңдәдер? – диде.

- Әйе, син дөрес әйтәсең, бәхет минем кулда. Тик ул бәхетне миңа син бирәсең. Ания апа, син миңа шундый ошыйсың! Хәтта мин сине үз әнием кебек хис итә башладым. Тулы бәхет өчен туган илем генә җитми бугай... Ания апа, мин сине нык-нык яратам, - дип, Сара Анияне кочаклап алды.

“Әкият иленнән килгән кызны бәхетле итү” миссиясе Аниянең җилкәсенә төшәчәк. Аның төп максаты Сараны туган шәһәренә – Антальяга алып кайту иде. Тик Аниягә аны балалар йортыннан болай гына чит җиргә, еракка алып чыгып китәргә ярамый.

Ания кызны балалыкка үзенә алырга хәл итте. Тик аның өчен Сараның да ризалыгы кирәк. Сара – үз эченә биккләнгән кыз, үл күп кешеләргә ышанмый. Әмма Ания аның белән якыннан танышырга, дуслашырга өлгерде. Алай гына да түгел, алар хәзер бер-берсенә бик якын кешеләр, дуслар, сердәшләр.

Ания, яхшыга өметләнеп, Галия Илдаровнаның кабинетына керде.

- Галия Илдаровна...

- Әйе, Ания, нинди йомыш белән кердең?

- Мин балалар йортынннан Сараны үземә балалыкка алырга телим.

- Ания! Бу искиткеч яхшы ич, - дип әйтте Галия Илдаровна шатлыклы тавыш белән. Тик син үзеңнең карарыңның дөреслегенә ышанасыңмы?

- Әлбәттә, мин Сараны бик якын күрәм.

- Ярый соң, мин аны сизенә башлаган идем инде. Минемчә, ул синең кебек яхшы әнигә ия булырга, һичшиксез, лаек.

Икенче көнгә Ания, гадәттәгечә, “Хәерле иртә!” дип, Сараның кояш нурларында коенган бүлмәсенә керде. Бүген аның кызга бер шатлыклы яңалык әйтәсе бар иде. Тик Сара үз бүлмәсендә булып чыкмады. Бары тик аның ятагы кырыендагы тәбәнәк өстәлдә бер рәсем ята иде. Сара анда үзен һәм Анияне сурәтләгән иде. Ә аларның артында Сараның туган ягы: таулар, пальмалар, диңгез, аллы-гөлле чәчкәләр һәм кешеләргә бәхетне бертигез өләшүче көләч кояш ясалган... Шул мәгънәле рәсемгә сокланып утырганда, Аниянең артыннан килеп, кемдер аның күзләрен кечкенә куллары белән каплады. Бу җылы кулларның иясе, әлбәттә, Сара. Ания, борылып, Сараны кочаклап алды.

- Йоклап булдымы, кояш? – дип елмаеп сорады.

- Әйе, мин бүген шундый матур төшләр күрдем. Анда, Ания апа, син дә бар идең.

- Бу бик әйбәт ич, нинди кызыклы төшләр, шулаймы?

- Әйе. Ания апа, менә мин сиңа бүлләккә рәсем ясадым, - дип, Сара рәсемне өстәлдән алып, Аниягә сузды. – Менә, күрәсеңме, бу – мин, ә монда – син. Сиңа ошыймы?

- Бик матур килеп чыккан бу, Сара! Рәхмәт. Сара, тыңла әле мине, - дип башлады сүзен Ания. – Син шундый акыллы һәм матур кыз, шуңа син иң зур бәхеткә лаек. Ничек әйтергә инде сиңа, - Аниянең башыннан уйлар качкандай булды. – Ничек уйлыйсың, мин синең әниеңне алыштыра алырмынмы икән?

- Белмим... Ә нигә сорыйсың?

- Кыскача әйткәндә, минем сине кызлыкка алырга телим. Тик син ризамы?

Сараның шатлыклыклы күзләре җитди караш белән алышынды. Ул башын өскә күтәрде дә, түшәмнән җавап эзләгән кебек, күзләрен почмаклардан почмакларга йөртте. Ул мондый сорауга әзер булмаган, күрәсең. Ул шулай берничә минут уйланып тордыда, Аниягә карап:

- Ания, син бик әйбәт. Шуңа син минем өчен дөньядагы иң яхшы әни булачаксың !

Алар бик озаклап кочаклашып утырдылар.

Документларны тутырырга, имзаларны куярга, барлык кәгазьләрне әзерләргә ике-өч көн китте.

Сара, ниһаять, Аниягә, тирән зәңгәр күзләре белә карап :

- Әнием! – диде.

Бу вакытта Ания үзен иксез-чиксез шатлык диңгезендә хис итә итте, нинди бәхетле икәнен үзе генә белә иде. Ана булу бәхетенең нидә икәнен аңа күп каршылыклар үткәч кенә белергә туры килде. Һәм ул, әни кеше буларак, үз-үзенә кызын гел яратырга, күз карасыдай сакларга, балачакның нинди күңелле һәм кызыклы икәнен күрсәтергә сүз бирде.

Ә Сарага килгәндә, ул ни өчендер, бу бәхеткә һаман ышанып бетә алмый иде. Менә хыяллар чынга ашты, аның әнисе, яңа өе бар. Хәзер Сарадан беркем дә көлмәс, аңа һәрвакыт ышанырлар һәм рәнҗетмәсләр. Дуслар да табачак Сара, аның әби-бабасы да булыр. Җәйге эсседә аңа туңдырма алып бирерләр, ә кышын ул өе янындагы кар тавында рәхәтләнеп шуыр. Ул бик бәхетле булачак, ә бу бәхете өчен ул үз әнисе – Аниягә рәхмәтле. Барысы да башлана гына, ә үткәннәр... Калсын әле алар сихри томанда, хәтергә төш кенә булып уелып калсыннар.

Бүген кояш Ания белән Сара өчен генә яктырта иде, чөнки бар яктылыкны, матурлыкны бәхетне тоя белгән, киң күңелле кешеләр үзләренә тарта.

Сара Ания белән бергә бер айга якын яшәгәч, кыз һәм әни Антальяга очтылар. Килеп җитеп, чемоданнарын кунакханәгә үзләренең номерына кертеп куйганнан соң, алар диңгез буена китте.

Тормыштагы үзгәрешләрдән канәгать булган кыз һәм әни яр буена килеп баскач, диңгез зур-зур дулкыннарын юкка чыгарды, акчарлаклар кычкыруыннан туктап, туры рәтләргә тезелеп оча башладылар, җил тынды. Ә, кояш, киресенчә, болытларны ерып чыгып, бәхетле кешеләрне бар яктылыкта күрсәтер өчен, җиргә үзенең җылы нурларын сипте. Диңгез буенда еракка, якты киләчәккә карап басып торган, кулына бала тоткан бәхетле ана могъҗизага ышаныр өчен, аны үзеңә тудырырга кирәк икәнен аңлады.

Хазиева Айлия, Тимершык урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев