Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

“Күршебездә артист яши”

Авылыбызның талантлы кешеләргә бай икәнен белә идем инде мин. Шуларның иң талантлысы күршебездә генә яши икән бит, ләбаса. Танылган кеше булуында бәлки авылыбызның да өлеше зурдыр? Сүзем Чаллы драма театрының атказанган артисты, минем якташым - Илфат Әскәров турында. Шундый зур талант иясен якыннанрак белү өчен үзе белән әңгәмә корырга булдым.

Илфат абый, әйдәгез балачак хыялларгыз турында сөйләшеп алыйк әле. Тормышыгызны театр сәнгате белән бәйләрмен дигән хыялыгыз бар идеме? Театр юлына кереп китү ничек булды?

Сәлам Илзия, юк инде, авыл баласында балачактан ук артист булырга дигән хыял булмагандыр. Без бит инде ул вакытта совет балалары, коммунизм төзергә хыялланган вакытлар. Мин дә бөтен малайлар шикелле космонавт булырга хыяллана идем. Укытучыбыз – Суфия апа яздырган иншаларда да “Зәңгәр күкләрдә очасым килә...” дип яза идем.

Ничә яшьтә башланды сәхнә белән мавыгуыгыз һәм иң беренче уйнаган ролегез нинди иде?

Театр сәнгатенә кереп китү кечкенәдән башлангандыр инде. Мәктәп елларында әкрен-әкрен генә спектакльләрдә катнашып, беренче урыннар ала башлагач, күңел үсеп китте. Бала-чага күп кирәкме инде? Ә иң беренче ролем – студент елларында уйнаган “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклендә Амур роле.

Бу юнәлешне сайлаганга әти-әниегез каршы килмәдеме?

Юк, безнең өйдә балаларга каршы килү дигән әйбер юк иде.

Илфат абый, сез Татарстанның атказанган артисты исемен алдыгыз. Әлеге истәлекле көнегез хакында да әйтеп үтсәгез иде.

Мин 2012 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булдым. Бу, әлбәттә инде, артист өчен зур дәрәҗә. Моны әйтеп бетерерлек түгел. Чыннан да, 25 елга якын эшләү дәверендә 100 гә якын образ иҗат иткән өчен бирелә. Иң мөҺиме: бу исем әти-әни исән вакытта бирелде. Бу аларга да зур горурлык. Гомумән, авылыбыз өчен дә, үзенә күрә, зур дәрәҗәле исем дип уйлыйм инде.

Г. Камал театрында эшләү теләгегез юкмы?

Әлбәттә, кемнең инде академия театрында эшлисе килмәсен ди. Ләкин мин, Аллагашөкер, Чаллы театрында ел саен диярлек 2-3 образ иҗат итәм. Зур, баш рольләр башкарам. Безнең театрда эшләгәнемә үкенәм дип әйтә алмыйм. Чаллыда да бик әйбәт театр булып эшләп киләбез.

Улыгыз Аяз сезнең юлны сайласа, нишләр идегез?

Чыннан да, аның 7-8 дипломы гына бар: 1нче, 2нче дәрәҗәдәге. Алар һәрберсе дә шул шигырь сөйләү буенча конкурсларда, шәһәркүләм фестивальләрендә катнашып, бу өлкәдә алынган. Дөрестән дә, афәрин диясе генә кала. Ул, миңа калса, безне дә уздыра башлады бугай инде. Мин дә шигырь сөйләргә яратам, улым инде радиоларда да чыгыш ясый башлады. Бер генә конкурстан да калганы юк, кайберләрен без белми дә калабыз. Әгәр бу юнәлешне сайласа, сөенәм, әлбәттә. Нишлисең, бала әти-әнисенә ошап туадыр инде ул. Артист булса бик сөенәчәкмен.

Тормышта һәркемгә әзрәк артист булырга кирәк, диләр...

Без бөтенебез дә бу тормышта артистлар, ләкин кем нинди роль уйный инде. Мәсәлән, синең әбиең, Әминә әби авылыбызның ак әби ролендә. Бар тискәре образлар да. Һәркем тормышында үз ролен үзе сайлый.

Театр сәнгате элек-электән халыкны агарту чарасы буларак яшәп килгән. Халыкны мәдәниятле, гыйлемле итүдә бүген театр сәнгатенең роле нинди?

Менә кеше иртә белән торгач та көзгегә карый бит инде, име. Ул анда үзен күрә. Театрга килгәч тә көн саен шулай. Шушы безнең образлар аша узен күреп, үзендә булган кимчелекле якларны бетерсә, әгәр дә яхшырак якларны бездән алып өстәсә, театрдагы талашны күреп, әй болай ярамый бит әле, болай яшәп булмый, матуррак яшәргә дә була бит дип кайтса, менә театрның бүген дә һәм киләчәктә дә файдасы шушыдыр дип уйлыйм.

Бүгенге матур әңгәмә өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт. Иҗат уңышлары, яңадан яңа рольләр иҗат итүегезне көтеп калабыз.

Гафиятова Илзия, 11 сыйныф Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X